

Бу хакта бүген Башкортстанның "Россия" медиаүзәгендә республика журналистлары белән матбугат конференциясендә сүз барды. Анда "Кызыл таң" журналистлары да катнашты.
Матбугат конференциясен алып баручы Галимҗан Ибәтуллин җырчыны кызыклы сорауларга күмде. Аларга җаваплардан билгеле булуынча, Илсөя моңа кадәр Уфада беррәттән 7 концерт куйган. Быел исә - ун, янә майда өч концерт көтелә.
- Уфа концертлары - күңелгә аеруча уелып кала торган вакыйга. Быел мин биредә туган көнемне билгеләдем, ул шулкадәр матур, ихлас бәйрәм булды ки, хәзер без 4 февральдә ел саен Уфада булачакбыз, - ди Илсөя.
Шулай ук, Илсөя Башкортстан буенча концертларны оештыручы "Тамаша" продюсерлык үзәгенә һәм Резеда Зариповага рәхмәтләрен җиткерә.
- Монан берничә ел элек Уфада Илсөянең концертларын оештырырга дигән тәкъдим булгач, мин ике дә уйламыйча баш тарткан идем, - ди Резеда Камил кызы. - Җырлавын яратмыйм, үзен аңламыйм, ничек аңа тамашачы җыярга?! Әмма бер утырып сөйләшкәч - аның ни дәрәҗәдә уңай кеше булуына, җырларын тыңлагач, талантына сокландым. Кыскасы, без җиде ел бергә эшлибез. Алда планнар зур.
"Россия" медиаүзәгендәге матбугат конференциясендә республиканың әйдәп баручы матбугат басмалары, "Кызыл таң" гәзите, "Тулпар", "Әллүки" журналлары, республика радиолары, телевидение хезмәткәрләре катнашты.
Илсөягә, Уфада 13 концерт куйгач, бәлки, башкортча да җырлый башларсыз, дигән тәкъдим булды.
- Коллективта Башкортстан егетләре бар, аларны сез бик яхшы беләсез, башкортча да җырлап карадым, - диде Илсөя. - Гомумән, безнең коллективта милләтләр бергәлеге ачык чагыла. Концертлардан күрәсездер. Әгәр минем башкортча җырлагандагы хаталарны кичерсәгез, мин риза! Ә бүгенгә шуны әйтәсем килә: Башкортстанда тамашачы килгән тәүге концертым Дүртөйле районының Мәскәү авылында булды. Аны 15 кеше карады. Мин шундый бәхетле идем! Чөнки аңа кадәргеләренә беркем дә килмәде... Бүген исә аншлаглар белән каршы алуыгыз, мине үзегезнеке кебек кабул итүегез өчен мең рәхмәтләрем сезгә!
Бу әңгәмәнең дәвамы - киләсе язмаларда.