Татьяна Голикова сүзләренчә, Башкортстан 2022 ел йомгаклары буенча "Мәдәният" гомумдәүләт проекты күрсәткечләрен тулысынча үтәгән. Аерым алганда, төбәктә 27 мәдәният объекты реконструкцияләнгән һәм ремонтланган. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 1 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән.
Моннан тыш, тармакка акчаларның рекордлы күләме федераль бюджеттан җәлеп ителгән - 750 миллион сумга якын. Шуның нәтиҗәсендә узган елда бер музейга һәм дүрт балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалган. Нәтиҗәдә, 17 балалар сәнгать мәктәбе 330 яңа уен коралы һәм 1,5 мең уку җиһазы алды.
Башкортстан Башлыгы шулай ук киңәшмәдә Уфа циркын тизрәк реконструкцияләү кирәклеген билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, бу мәсьәләне төбәк җитәкчесе Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда быел гыйнварда искә алган иде.
Фото: glavarb.ru