-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 февраль 2023, 17:30

Әмирхан Еники, Марат Кәбиров һәм Әлфия Ситдыйкованы кем берләштерә?

Бүген Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында үзенчәлекле очрашу булды.

Әмирхан Еники, Марат Кәбиров һәм Әлфия Ситдыйкованы кем берләштерә?
Әмирхан Еники, Марат Кәбиров һәм Әлфия Ситдыйкованы кем берләштерә?


Әлеге уку йортында Төркиянең Бартын университетында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен бирүче, филология фәннәре докторы Альп Эрен Демиркая белән очрашу булды. Ул Әмирхан Еникинең әсәрләрен тәрҗемә итеп, берничә китап бастырган. Шулай ук Марат Кәбировның "Убырлар уянган чак" һәм Әлфия Ситдыйкованың "Дөнья тәгәрмәче" әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә иткән.
Альп Эрен Демиркая сүзләренчә, галимнең килүенең максаты - БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасының фәнни-методик базасы белән танышу, татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары буенча уртак басма әзерләү һәм тәҗрибә уртаклашу. Әйтергә кирәк, берничә көн элек татар теле һәм әдәбияты кафедрасы студентлары белән "Нәфис әдәбиятны тәрҗемә итү кыенлыклары» темасына "түгәрәк өстәл" узган иде инде. Әлеге теманы дәвам итеп, бүгенге очрашуга язучылар, шагыйрьләр, журналистлар чакырылган иде.
Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова, Башкортстан Язучылар берлегенең татар секциясе җитәкчесе Руслан Сөләйманов, шагыйрә, композитор, автор башкаручы Флера Шәрипова да катнашты.
- Төркиядә татар әдәбияты белән кызыксыналар, аны укырга да яраталар. Татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникиның әсәрләрен төрекчегә тәрҗемә итеп, китаплары басылып чыгу белән аларның сатылып бетүен дә моның бер дәлиле булып тора дип әйтә алам. Киләчәктә дә шушы юнәлештә эшчәнлегемне дәвам итәсем килә. Алга планнар зурдан, - диде Альп Эрен Демиркая.
Галим, тәрҗемәчегә сораулар да күп бирелде. "Тәрҗемә өчен әсәрне ничек сайлыйсыз?" дигән сорауга, ул болай җавап бирде: "Әмирхан Еники иҗаты буенча диссертация якладым һәм аның әсәрләрен тәрҗемә иткәч, өч аерым китап итеп бастырып чыгардым. Шуннан Интернет челтәрләрендә авторлар эзләп утырганда, Марат Кәбировның фантастик романына тап булдым. Анда: "Татар әдәбиятында беренче куркыныч роман" дип язылган сүзләргә игътибар иттем һәм ул әсәр мине кызыксындырды. Ә инде Әлфия Ситдыйкованың повесте КамАЗ тарихы белән бәйле булуы белән кызыксыну уятты, чөнки мин гел генә шул машиналар белән узган "Дакар" ярышларын күзәтәм. Авторлардан рөхсәт алгач, тәрҗемә эшенә тотындым". Әйткәндәй, Альп Эрен Демиркаяны безнең республика белән аның эшчәнлеге генә бәйләми. Ул Башкортстан кызына өйләнгән һәм озакламый яшь гаиләдә бәби туе да көтелә.  Татарстан кунагы Факил Сафин студентлар белән җанлы сөйләшү алып барды, шигырьләрен дә укып ишеттерде. Әлфия Ситдыйкова, әлеге чараны оештырып, Альп Эрен Демиркая белән күзгә-күз очрашу бәхетенә ирештергән өчен Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерде. Ә инде Альп Эрен Демиркаяның үз куллары белән тапшырылган китаплары аның өчен иң зур бүләк икәнен әйтте һәм аңа күчтәнәчкә бавырсак бүләк итте. Чарага килүчеләрнең һәркайсы студентлар, яшьләр белән шушындый очрашуларның әһәмияте зур булуын ассызыклады.   

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: