5 февральдә Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова 41 яшен бәйрәм итәр иде.
Кызганычка каршы, бу көнне аның вафатына 51 көн булды. Бу уңайдан Эльмираның әнисе Фидания ханым халыкка мөрәҗәгать иткән.
“Тормышымның иң авыр, кайгылы вакытында терәк булган, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Хәтта таныш булмаган кешеләр дә акчалата ярдәм күрсәтте. Эльмираның кайбер иҗатташ дуслары да бик ярдәм итте. Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын. Кызымның рухы шат булсын. Беркемгә дә бала кайгысы күрергә язмасын”, - дигән Фидания ханым.
Хәсрәтле анага, җырчының балаларына, якыннарына күркәм сабырлыклар телибез. Мәрхүмәнең урыны омҗахта булсын.