Бу көнне Башкортстан Милли музеенда "Шаляпин Уфада. Бөек дебют тарихы" күргәзмәсе ачылачак. Анда килүчеләргә артистның шәхси әйберләре, фотосурәтләре һәм автографлары, XIX-XX гасырлар чигенең сирәк антиквариаты тәкъдим ителәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 25 ел җыелган төбәкара Шаляпин үзәгенең Уфа бүлеге фондлары белән киң җәмәгатьчелек беренче тапкыр танышачак.
"Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырылачак күргәзмә кысаларында кино күрсәтү, лекцияләр һәм иҗади чыгышлар узачак.
Фото: ВКонтакте