

“Баланы куйсаң, “синдә генә бала инде”, диләр. Вилданны куйсаң - “синдә генә ир инде”. Ашаган, эчкәнне куйсаң - “сездә генә шулай инде”. Бернәрсә дә куймасаң - “син исәнме ул?” Җырларны куйсаң - “җырларга өйрән”. Җырларны куймасаң - “беткән инде бу, бүтән җырламый”.
Кыскасы, бик күп мисал китереп була, әмма шулай да нык рәхәт сез булганда. Шулай бергә булыйк әле, дуслар”, - дип язган Гөлназ.
Шулай ук, җырчыдан: «Икенчегә кайчан барасыз? Гомумән, ничә бала турында хыяллансыз?» – дип сораучы да булган.
«Мин башка бала табарга теләмим. Минем кызым бар. Минем Динәне тәрбияләргә генә хәлемнән килә. Әгәр дә үзең үстермисең икән, нигә дип, тагын бала табарга? Мин гел концертларда бит… Бәлки, кайчан да булса мин башка төрле уйлый башлармын. Ләкин әлегә шулай», – дип җавап биргән.
Фото: социаль челтәрләр