

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың Уфадагы 10 көнлек концерт туры дәвам итә."Яшьләр мәдәният сарае"ндагы бер мең урынлык залда алма төшәр җир дә юк. Утыргычлар алып керүче "үз кешеләр", урамда билет сорап торучылар да күп. "Уфа-Арена"га барысы да сыяр иде, югыйсә! Концерт барышында сәхнәгә чәчкә мендерүче бер егет тә шул хакта сүз кузгатты.
- Уфада да, Казанда да бу тәңгәлдән миңа тәкъдимнәр булды, - диде аңа Илсөя. - Финанс яктан бу бик уңышлы булыр иде. Әмма, күңел өчен - буш! Мин концертларыма килүче һәркемнең күзләрен күрергә тиеш. Алар белән җылы аралашудан да кыйммәтрәк ни бар?! Мин бит аларны узган концертымда да күргән идем, быел да күрәм. Урыннары да, алып килгән дуслары да үзгәрмәүчеләр дә бар. Моннан егерме ел элек Башкортстанга тәүге концертны Дүртөйле районының Мәскәү авылында куйдык. Унбиш кеше билет алган иде. Мин аларга чиксез рәхмәтле, чөнки алдагы концертларга беркем дә билет алмаган иде.
Илсөя Бәдретдинова иҗатының ул чорын күпләр белә. Бунтарь, усал, туры сүзле, шул ук вакытта, чибәр, ихлас, үз кеше.
Хәзер табигый алмаз бераз эшкәртелгән, дияргәме... Гәүһәргә якын, дияргә ярыйдыр.
Дөресен әйтергә кирәк, концертның һәр секундына кадәр алдан эшләнгән, шул ук вакытта иң кыйммәтлесе - урынлы импровизацияләре белән затлы тамашаны күптән күргән юк иде. "ИБ" командасы турында әйтәсе дә юк. Айысхаананың якутча биюе, Илнур Коләхмәтовның "Бөрҗән егетләре" композициясе - колорит, так, колорит! Аллаһ сакласын, Башкортстаннан читтә яшәсәң, Илнурны елап карарсың. Ярый әле, үзебезнең кече Ватаныбызда яшибез, кунакларны югары дәрәҗәдә кабул итә беләбез, дип горурланырсың да.
Тамашачы фикеренчә, Илсөя Бәдретдинованың Уфа концертларына - "бишле"! Унга тапкырласаң, майда буласыларын да кушсаң... Математика аксый, калганы - сездән, дуслар!
Автор фотосы.