«Хәзер кызык инде, кичә көч-хәл белән Оренбургка килеп җиттем. Чаңгыда таудан төшеп, бер җир белән бәрелгән идем. Оренбургның 4нче шәһәр хастаханәсенә төнлә кереп рентген ясаттык. Сынмаган, нык бәрелгән. 5 көн ятып кына торырга кушканнар иде дә бит. Алда 2 көн Оренбургта концерт куярга кирәк. Тамашачылар көтеп торганда, ничек итеп шунда килеп, ятып калыйм инде мин. Хәзер Диклофенак, Омепразол һәм сәхнәгә...» – дип язган җырчы.
Видеода күренгәнчә, ул култык таягы белән атлый. Гүзәлне ире Илдар Хәкимов дөрес йөрергә өйрәтә. Алар бирешергә җыенмый.
Гүзәлнең көченә, кыюлыгына сокланырга гына кала.
Фото: социаль челтәрләрдән.