+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 февраль 2023, 14:00

“Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее республиканың горурлыгы булачак”

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее концепциясе турында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, архитекторлар һәм проектчылар, фәнни җәмәгатьчелек һәм туризм өлкәсе вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән киң фикер алышты.

“Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее республиканың горурлыгы булачак”“Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее республиканың горурлыгы булачак”
“Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее республиканың горурлыгы булачак”

Көн тәртибендә – архитектура-планлаштыру чишелешләре, фәнни тикшеренүләр барышы һәм музей павильоннарын эчтәлекле тулыландыру, кунакханә комплексы төзү һәм тематик чаралар өчен этномәдәни мәйданчык булдыру планнары.

Билгеле булуынча, музейны Чишмә районында Турахан мавзолее янындагы территориядә төзергә планлаштыралар.

Презентация алдыннан төбәк җитәкчесе Уфа районының Подымалово-1 тарихи бистәсе районында казыну урынында табылган археологик табылдыклар белән танышты. Алар арасында чүлмәк керамикасы, хәрби кием элементлары, көнкүреш әйберләре – барлыгы 2 меңнән артык экспонат. Экспертлар аларны IX–XI гасырга карый дип саный.

Концепция буенча фикер алышуны ачып, республиканың Күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин музей булдыру проектының фәнни нигезләмәсен тәкъдим итте. Ул катнашучыларны Уфа, Чишмә һәм Салават районнары территориясендә археологик эзләнүләр барышы белән таныштырды. Табылган экспонатлар Алтын Урда чорындагы күчмә халыклар үсешендә хәзерге Башкортстан территориясенең әһәмиятен раслый.

-Республика Хөкүмәте ярдәме белән без тикшеренүләрнең, шул исәптән санлы технологияләр кулланып, заманча матди-техник базасын булдырдык, - дип билгеләде Данир Гайнуллин. - Бүген үк Башкортстан территориясе мөһим административ берәмлек булган дип әйтергә була.

Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/162001.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас