+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 февраль 2023, 11:12

Гөлназ Асаева "шок" хәлендә калган

Социаль челтәрдәге халык бу гаиләне бер дә тынычлыкта калдырмый - аера, кавыштыра, бәбиләрен үстерә, аның кемгә охшаганлыгын, күлмәкләрен тикшерә... Монысы нинди шок тагын?!

Гөлназ Асаева "шок" хәлендә калган
Гөлназ Асаева "шок" хәлендә калган

Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов Татарстанда гастрольләрен башлап җибәргән. Арчадагы концертларыннан соң, алар тамашачыларына рәхмәт әйтеп, видео яздырганнар.

“Хөрмәтле арчалылар! Бик зур рәхмәт сезгә. Шул хәтле җылы кабул иттегез. Шундый бүләкләрегез өчен рәхмәт. Карагыз әле монда, шундый чана бүләк итте безгә Фәрит абый. Үзенчәлеге шунда: “Динә” дип язылган. Безнең өчен нык кыйммәтле бүләк бу. Мең рәхмәт сезгә! Шул хәтле зурладыгыз. Без шокта”, – дип, шатлыклары белән уртаклашкан алар Гөлназның социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Видеодан күренгәнчә, Фәрит исемле тамашачы Гөлназ белән Вилданга, нәни кызлары Динәгә дип, кулдан эшләнгән агач чана бүләк иткән.

 

Фото: видеодан скриншот.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: