+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 февраль 2023, 07:50

Җәвит Шакиров никах яңарткан, әллә...

Татар эстрадасының иң матур, тату парына ни булган?

Җәвит Шакиров никах яңарткан, әллә...
Җәвит Шакиров никах яңарткан, әллә...

Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсенә хатыны Зөлфия белән төшкән матур фото куйган.

«Сөеп-сөелеп, мәхәббәт утында янып яшәргә язсын», - дип язган ул. "Никах яңарттык", дип тә өстәгән.

Әнә шул сүзләр күпләргә тынгы бирми дә инде.  

«Искесен, кирәкмәсә, безгә бирегез, зинһар өчен», – дип шаярткан Данир Сабиров.

«Җәвит абый, никах яңартырлык гөнаһларың бар идеме?», «Сез гел бергә бит. Никахны хыянәт иткән кеше генә яңарта», – дип аптыраучылар да бар.

«Җәвит елдан-ел яшәрә, Зөлфиякәй бирешә»; «Вакыт үзенекен ала, Зөлфия нык олы күренә», – дигән берсе. Монысы точно Зөлфиякәйдән көнләшүче булыр. 

Чөнки "матур гаилә", "пар килгәнсез", дип язучылар барыбер күбрәк.

 

фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: