+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 февраль 2023, 19:30

"Мин бу чорны бик авыр кичердем"

Радик Юлъякшин иң якын кешесе белән хушлашу минутлары турында сөйләде.

"Мин бу чорны бик авыр кичердем"
"Мин бу чорны бик авыр кичердем"
Танылган җырчы Радик Юлъякшин «Россия» телеканалы программасында үзенең балачагы, шулай ук карьерасында уңышларга ирешергә нәрсә ярдәм итүе турында сөйләде. Җырчы ачыктан-ачык үзенең әтисен югалтуны ничек кичергәнен һәм үз хыялын чынга ашырырга вәгъдә иткәнен искә алды.

Юлъякшинның әнисе улының, нык авырып, эшли алмаган әтисе белән бик якын булуы турында белдерде. Радикның әтисе бик иртә киткән, 20 ел элек җырчы авыр югалту кичергән.

- Ул бик интегеп үлде, Радик моны бик авыр кичерде. Аның өчен әтисе иң якын кеше иде. Радик бик озак тынычлана алмады, - дип хатирәләре белән уртаклашты артистның әнисе.

Радик үзенең балачагы катлаулы булуын, акча эшләү өчен һәрвакыт вагоннар бушатырга, шешә җыярга туры килүен сөйләде. Сәхнәдә чыгыш ясау турында карарны ул моның әтисенең хыялы булуын белгәч кабул иткән. Җырчы, шулай ук, әтисенең китүе аның өчен зур югалту булуы турында әйтте.

- Аны күмә, кабергә җир ыргыта башлагач, мин әтинең мәңгелеккә китүен, аны бүтән күрмәячәгемне аңладым. Ә артта әни булуын аңлау, төшенкелеккә бирелмәскә, алга барырга кирәклеген искәртеп торды, – дип нәтиҗә ясады Радик.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: