

Чара “Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе” төбәк җәмгыять оешмасының мәдәни программасы белән ачылды. Фойеда Башкортстан Милли әдәби музееның, Халыклар дуслыгы йортының күргәзмәләре оештырылды.
“Әдәби гөлләмә” фестивале кысаларында оештырылган “Әдәбиятта туган телнең бөеклеге” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” җылы очрашу форматында узды. Бу чара Габдулла Тукай, Мостай Кәрим, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Чыңгыз Айтматов иҗатларына багышланды.
Катнашучыларны республика мәдәният министрының беренче урынбасары Алмаз Сәетов, тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, Башкортостан Республикасы Халыклар ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты җитәкчесе Юлдаш Йосыпов ихлас сәламәләде, бәйрәм белән тәбрикләде.
Башкортстанның халык шагйре, филология фәннәре докторы Рәшит Шәкүрнең чыгышы туган телнең бөеклегенә, аның изге эшләр башкару өчен чын илһам чыганагы булуына багшыланды.
Республикабызның халык шагыйре Кадим Аралбай үз чыгышында төрле милләт язучыларының дуслыгын исбатлаган тарихи фактлар, истәлекле фотолар, китаплар тәкъдим итеп, әдәби дуслыкның тамыры тирәннән килүне исбатлады.
—1912 елда Уфага Габдулла Тукай килә һәм монда ул Мәҗит Гафури белән очраша. Рәссам Әмир Арсланов безнең заказ буенча әлеге тарихи очрашуга багышланган картинаны язды һәм 1986 елда бу картинаны Габдулла Тукайның 100 еллыгына Казанга алып бардык, — дип сөйләде Кадим Аралбай. - Безнең күренекле шагыйребез Мостай Кәрим татар шагыйре һәм язучы Хәсән Туфан белән бик дус булды. Аңа Рәми Гарипов шигырен багышлый, ә Хәсән Туфан, үз чиратында, Башкортстанга бик күп шигырьләр багышлый. Мостай Кәримнең Рәсүл Гамзатов, Давид Кугультинов, Кайсын Кулиев белән дуслыгын бер арбаның дүрт тәгәрмәче белән чагыштырганнар. 1979 елда Мостай Кәримнең 60 еллыгына Уфага бөтен Советлар Союзыннан күп кенә танылган язучылар килүен искә төшерәм, Уфа чын әдәбият Мәккәсенә әверелде...
Башкортстанның Милли әдәбият музее фондларының баш саклаучысы Гөлнур Корманаева Милли әдәбият музее фондларында Мостай Кәрим, Габдулла Тукай, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Чыңгыз Айтматовка бәйле экспонатлар белән таныштырды.
Танылган галим, филология фәннәре докторы Фирдәвес Хисаметдинова «Башкортстан Республикасы халыклары тормышында туган телне өйрәнүнең әһәмияте һәм роле " темасына доклад белән чыгыш ясады.
Филология фәннәре кандидаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Альбина Халиуллинаның чыгышы Габдулла Тукай иҗатына багышланды.
Автор фотосы.