+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 февраль 2023, 05:55

Матур сүз аз, эш кирәк!

Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов югары бүләккә лаек булды.

Матур сүз аз, эш кирәк!Матур сүз аз, эш кирәк!
Матур сүз аз, эш кирәк!


Әдипләрнең Үзәк йортында Русия Язучылар берлегенең XVI съезды үтте. Анда Башкортстанның халык язучылары Марсель Сәлимов белән Камил Җиһаншин һәм шагыйрәләр Лариса Абдуллина белән Светлана Чураева катнашты.

Делегатларның чыгышларында Русиянең Язучылар берлеге эшенә югары бәһа бирелде, оешманың ныклы гражданлык һәм иҗади позициясен тану яңгырады. Ахырда берлек рәисе күренекле каләм осталарын – хант язучысы Еремей Айпинны, башкорт сатиригы Мар. Сәлимне һәм белорус шагыйре Анатолий Аврутинны “Әдәбияттагы казанышлары өчен” Почёт билгесе белән бүләкләде.
Съезд алдыннан махсус операциядә катнашучыларга багышланган патриотик шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. “Без сезнең белән, туганнар!” антологиясе Туган илебез шагыйрьләрен берләштерде. Милли поэзия антологиясенә Мар. Сәлимнең башкорт һәм урыс телләрендә, шулай ук Башкортстанда яшәүче урыс шагыйрьләре Александр Хватков, Виктор Лязин һәм Ирина Пименованың шигырьләре кергән.
Мәскәүдән кайткач, без Марсель Сәлимов белән очрашып сөйләштек:
– Язучыларның бу җыены бик тыныч үтте, кайбер җыелышлардагы кебек, юк-барга тавыш чыгарып, гаугалашып утыручылар да күренмәде, – диде ул. – Анда бары тик көнүзәк мәсьәләләр буенча эшлекле сөйләшүләр барды. Уртак уйлы, бер максатлы талант ияләренең бердәм көч белән заман йөген бергәләп тартуы – әлбәттә, күңелле күренеш. Югары трибуналардан сөйләр өчен матур сүзләр генә җитми, яхшы эшләр дә кирәк. Берлек рәисе Николай Иванов моны яхшы аңлый һәм җиң сызганып эшли. Шуңа да съезд делегатлары аны яңадан рәис итеп бертавыштан сайлап куйды.
Үз хәбәрчебез.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас