Башкортстанның данлыклы улы, СССРның халык артисты, ЮНЕСКО дөньясы артисты, дөньяның иң данлыклы скрипкачылары һәм дирижерларының берсе маэстро Владимир Спиваков җитәкчелегендә Русия Дәүләт филармониясе оркестры Башкортстанда өч концерт бирәчәк. Аларның икесе — Уфада, берсе Салават шәһәрендә үтә. Фестиваль Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме һәм Русия Мәдәният министрлыгының “Бөтенрусия филармония сезоннары” программасы кысаларында үтә.
Бүген “Башкортостан” дәүләт концерт залындагы тамаша французча юнәлештә булды.
- Уфа тыңлаучысында бүген Парижга барып кайту мөмкинлеге бар. Родион Щедрин эшкәртүендә Жорж Бизеның “Кармен-сюита”сы, Габриэль Фореның “Павана”сы, Жак Иберның “Париж” симфоник сюитасы, Морис Равельның “Болеро”сы яңгыраячак, - диде маэстро журналистларга концерт алдыннан.
Ул шулай ук Башкортстанга һәрвакыт яратып килүен, Уфаның матур, чиста шәһәр икәнлеген һәм кешеләрнең дә ихлас елмаю белән каршы алуын әйтте.
Иртәгә VI Бөтенрусия фестивале кысаларында Людвиг ван Бетховенның “Оркестр белән фортепиано өчен 3нче концерт”ы һәм Дмитрий Шостаковичның “Променад-оркестр өчен сюита”сы тәкъдим ителәчәк. Традиция буенча фестивальдә яшь сәләт белән танышу булачак. Быел концертларның икенче көнендә халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты Роман Шер чыгыш ясаячак.
23 февральдә фестиваль Салават шәһәре тамашачысын сөендерәчәк. Анда Петр Чайковскийның өч сюитасы башкарылачак. Аннан соң Русия Дәүләт филармониясе оркестры Ырынбурга юлланачак.
Фото автора.