+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 Февраля 2023, 17:10

"Кешегә күрсәтми, качып елап та ала идем..."

Салават Фәтхетдинов армия хәлләрен искә алган.

"Кешегә күрсәтми, качып елап та ала идем...""Кешегә күрсәтми, качып елап та ала идем..."
"Кешегә күрсәтми, качып елап та ала идем..."
"Армиядә хезмәт иттеңме?” – дигән сорау мине һәрчак кыен хәлдә калдыра, чөнки мин “стройбат"та акча эшләп яттым. Гаиләдә хәлләр авыр иде, керем арттыру мөмкинлегенә сөендем генә. Гомумән, тормышта мин “везучий”. Дусларга килгәндә дә, гаиләдә дә... Кечкенә бер талантым да бар шунда. Ә менә армиядә бердәнбер татар кешесе – командир да миңа эләкте, шуңа да хезмәт итүе күпкә җиңелрәк булды.

Ике ел хезмәт иттем. Туган якны ничек сагынганны белсәгез?! Кешегә күрсәтми, качып елап та ала идем. Ә хәзер хезмәт иткән шәһәрне барып күрәсем килә. Аны танымасмын да инде! Ул вакытта Шевченко дип атала иде, хәзер Казахстанның Актау шәһәре. Берәр юлларым тәк тә шунда төшәр әле.
 
Минем өчен иң кызыгы – армиядә хезмәт иткән Кавказ халкы. Мин бит тәүдә аларны барысын да бер милләт дип уйладым. Без, авыл балалары, татар белән башкорттан башка кемне күргән инде? Барысы да бер телдә аралашалар төсле. Баксаң, бер Дагестанда гына 40 милли тел бар икән", - дигән ул бер әңгәмәсендә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас