+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 февраль 2023, 08:42

"Кызыл таң"га мине алты яшьтә яздылар..." (видео)

Бүген Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, гәзитебезнең тугры дусты Айдар Галимовның Туган көне. Әйдәгез, бергә котлыйбыз!

"Кызыл таң"га мине алты яшьтә яздылар..." (видео)"Кызыл таң"га мине алты яшьтә яздылар..." (видео)
"Кызыл таң"га мине алты яшьтә яздылар..." (видео)

“Кызыл таң” юлламасы белән мин я янгын сүндерүче, я алдынгы комбайнчы булырга тиеш идем, - дигән иде бер очрашканда Айдар. Һәм болай дип дәвам итте:

- “Кызыл таң” гәзите минем тормышымда бик зур урын алып тора. Минем хакта анда 6 яшьтә үк яздылар. Анысы бик күңелле вакыйга тугел инде...
Күрше малае белән абзар түбәсендә ут яктык бер. Ә ул янды да бетте... Ну эләкте инде үзебезгә. Район үзәгенә допроска алып бардылар, гәзитләргә яздылар – дан еракка китте... Әнинең “Ну, йөзгә кызыллык китердең, бит, малай!” диюе, җәзаларның иң катысы булды, билгеле. Аны уйласам, әле дә йөзгә кызыллык йөгерә.

Тагын бер тапкыр өлкән сыйныфларда укыганда комбайн ярдәмчесе булып яхшы хезмәт нәтиҗәләре күрсәткәч яздылар “Кызыл таң”га. Анда инде миңа орден бирделәрмени, шулкадәр зур горурлык кичергәнем хәтеремдә.

Анна соң җырчы буларак күп тапкырлар мәкалә герое булу бәхете тиде. Кайчан булса да, “Кызыл таң”да язалар икән, димәк, син инде гади кешеләрдән бераз аерыласың дигән сүз. Яхшы якка булса, хәерлерәк, билгеле.
Бүген дә гәзиттән аерылганым юк. Кәгазь вариантын да, Интернет сайтын да рәхәтләнеп укыйм. “Тулпар”, “Әллүки” дә бар безнең гаиләдә. Шуңа күрә халыкны да һич икеләнмичә әлеге басмаларга язылырга чакырам.

Туган көнең, Ватанны саклаучылар көне белән, кадерле дустыбыз!

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас