-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
26 февраль 2023, 15:30

"Ә шәхси тормышта ничек?"

Җырчы Ришат Төхвәтуллин иң кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 

"Ә шәхси тормышта ничек?"
"Ә шәхси тормышта ничек?"
Ул бөтен нәрсәгә дә өлгерә. Гастрольләрдән кайтып кергәне юк, шул арада яңа җырлар яздырырга да, туган авылына кайтып, әти-әнисенең хәлләрен белешергә дә, сеңлесе Айгөлнең кызы кечкенә Сәйдәгә «няня» булырга да җитешә ул. Әле  генә оркестрга кушылып җырлый, икенче көнне инде татарча дискотекада.
 
 «Ничек барысына да өлгерәсең син?» – дип сорау биргән аңа дуслары. «Ә шәхси тормышың?» – дип тә кызыксынганнар.

«Бу турыда бик күп яза алам. Өлгерәм, чөнки үзем яраткан эш белән шөгыльләнәм. Минем тормышым бик кызыклы, чагу төсләргә бай. Бөтен нәрсәгә җитешү өчен мин үз алдыма максатлар куям. Сәламәтлегемне ныгытырга тырышам. Моның өчен йөгерәм, пресс ясыйм, турникта күтәреләм, волейбол, теннис уйныйм.

Дөрес тукланам. Өйдә әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирәм. Исерткеч эчемлекләр мине артык кызыксындырмый. Тәмәке тартмыйм.

Карьера үсеше өчен күп көч куям. Яшь артистларның продюсеры булып эшлим. Тавыш режиссурасы һәм лайв-режиссураны өйрәнәм.

Ә шәхси тормышыма килгәндә, бу турыда сөйләп йөрергә яратмыйм. Тик ышаныгыз, шәхси тормышымда барысы да менә дигән. Якыннарымны, әти-әниемне яратам», – дигән җырчы.
 
Җырчыдан Алия белән төшкән фотосын куюны да сораганнар. Җырчы кыстатып тормаган. «Пожалуйста», – дип, йөрәк рәсеме дә ясап куйган.
 
Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: