+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 февраль 2023, 19:35

Гөлназның ике әтисе дә килгән

Казанда шаулап-гөрләп Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдиновның концерты үткән. Гөлназның ике әтисе дә сәхнәгә кызларын котларга менгән.

Гөлназның ике әтисе дә килгән
Гөлназның ике әтисе дә килгән
Ике сәгать барган тамашадан күпләр бик канәгать калган. Гөлназ шунда бик күпләрне борчыган сорауга да җавап биргән. Юк, аерылышулары турында түгел, ә бүгенге авыр заманда артистларның концерт куеп йөрүләре турында.

- Без бернинди табиблар да бирә алмый торган ярдәмне күрсәтергә тиешбез. Концерттан соң, 3-4 көнгә генә булса да, кәефләрегез күтәрелсә, бездән дә бәхетле кеше булмаячак, - дигән ул.

Гөлназ үзенең җырларына өстәп, татар халык җырларын башкарган. “Мәк чәчәге”н тамашачылар аңа кушылып җырлап утырган. Баянга “Мәтрүшкәләр” җыры яңгыраган.

"Вилдан Шәмсетдиновның да үз “биюе” бар икән. Кулларын әллә нәрсә эшләтеп куя тагын. Хәзер күп кенә җырчылар бер үк хәрәкәтне кабатлый бит. Ул аларны башкалардан аерып тора. Үзенә күрә бер “мода”, “изюминка”. Хәер, Вилли кадәр булдыра алмабыз шул.

Вилдан сәхнәгә чыккач ук, илһам чишмәсен яшермичә атады:

- Концертыбыз ике өлештән торачак. Гөлназ җырлары аша үзенең әйтер сүзләрен җиткерер. Минем инде шул бер тема - Гөлназ, - диде ул", - дип яза концертны барып караган "Шәһри Казан" хәбәрчесе.

Концертка Вилдан белән Гөлназның әти-әниләре дә килгән. Гөлназның ике әтисе дә бер үк вакытта сәхнәгә чыгып, кызын котлаган: “Гомер тиз үтә, һәр минутның тәмен белеп яшәгез”, - дип хәер-фатиха биргән. Ике әти дә бергә кочаклашып, сәхнәдән төшеп киткән.

Берзаман бәләкәй кызлары да йөгереп чыгып, тамашачыларны "аһ" иттергән. Афәрин, якташлар! Инде концертыгызны Уфада көтеп калабыз!

Фото: социаль челтәрләрдән


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: