Бөтен Русия буенча прокат 2 мартта башлана. "Нюрнберг" киносы - халыкара хәрби трибунал турында беренче уен фильмы.
Сюжет тамашачыларны 1945 елдагы Нюрнбергка күчерә, анда халыкара хәрби трибунал эшли башлый. Журналистлар, адвокатлар, тәрҗемәчеләр, катнашучылар һәм процесс хезмәткәрләре - шәһәр бөтен дөньядан төрле кешеләр белән тулган. Сюжет үзәгендә - яшь тәрҗемәче Игорь Волгин. Ул Совет делегациясе составында эшли.
Игорь урыс кызы Ленага гашыйк була - аларның искиткеч хисләре күп сынаулар аша үтәргә тиеш. Ләкин мәхәббәт кенә бу дөньяны саклый.
Фильмда Сергей Безруков, Любовь Аксенова, Евгений Миронов, Игорь Петренко һәм башкалар катнаша. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "КиноПоиск"та рейтингы да югары - 93 процент.
Фото: Башинформ