+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 февраль 2023, 14:45

«Атайсал» конкурсына йомгак ясалды

Жюри карары буенча шигырь язучылар бәйгесе финалына 18 катнашучы чыкты, алар арасында төрле яшь категорияләрендә 6 җиңүче дә бар.

«Атайсал» конкурсына йомгак ясалды«Атайсал» конкурсына йомгак ясалды
«Атайсал» конкурсына йомгак ясалды

Алар — Элина Вахитова, Гөлия Даутова, Галия Әлимгуҗина (башкорт телендә язучылар), Әминә Нуриәсләмова, Данил Андреев, Альбина Нәфыйкова (урыс телендә язучылар).

Исегезгә төшерәбез, әлеге әдәби бәйге Башкортстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан быел гыйнварның беренче декадасында «Башкортостан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе һәм «Башкортстан Республикасы Композиторлар берлеге», «Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмалары белән берлектә игълан ителде.

Конкурска республиканың һәм илнең барлык почмакларыннан барлыгы 567 заявка килгән.

Конкурста катнашучылар төрле яшь төркемнәрендә башкорт һәм урыс телләрендә көч сынашты. 14 яшькә кадәрге балалар — кече яшьтәге, 25 яшькә кадәргеләр - урта яшьтәге, 25 яшьтән өлкәнрәкләр өлкәннәр төркемендә ярышты. Иң яшь катнашучыга - 5, иң өлкәненә 94 яшь иде.

Конкурс әдәби иҗатка сәләтле, башкорт һәм урыс телләрендә язучы талантлы шагыйрьләрне ачыклау максатыннан үткәрелде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас