Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 4 мартта Уфа шәһәренең Мәдәни ял үзәгендә узачак. 300гә якын катнашучының җыелма хоры «Шәйморатов-генерал» җырын башкарачак. Башлана 15.00 сәгатьтә.
Гала-концертта бөтен республикадан малайлар, егетләр һәм ирләр вокаль ансамбльләре катнашачак. Концерт программасында коллективлар Русия Федерациясе халыклары телләрендә академик, халык һәм эстрада жанрында күп буыннар тарафыннан танылган һәм яраткан әсәрләрне башкарачак.
"Республикада ир-егетләр хоры һәм ансамбльләренең башкару традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән бу проект быел өченче тапкыр уздырыла. Конкурсны үткәрү программасы бай булырга вәгъдә итә. Фестивальне ачу, катнашучы коллективларның программаларын тыңлау, вокаль коллективлар җитәкчеләре өчен семинар, конкурс йомгаклары буенча «түгәрәк өстәл», жюри әгъзаларының осталык дәресләре планлаштырылган. 3 мартта программа кысаларында Благовещен шәһәрендә күчмә концерт та булачак», - диде фестивальнең координаторы Наталья Кондакова.
Фото: rcntrb.com