+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авылда бар бер музей

Журналистика ветераны Әнвәр Сөләймановның йорты үтеп баручыларны ерактан ук үзенә җәлеп итә.

Авылда бар бер музейАвылда бар бер музей
Авылда бар бер музей

Йорт яны бакчасында декоратив җил тегермәнен, ярымтүгәрәк металл күперне, бизәкле һәм түбәле коены күрергә була, аның түбәсендә ике ак күгәрчен очып китәргә әзерләнә. Гараж фронтонында бер пар аккош матур булып күренеп тора. Ә коймада – йорт хуҗаларының туган елларын символлаштыручы, арт аякларында басып торучы ике ат силуэты. Хуҗаның тирә-якта танылган балта остасы булган әтисе Зөфәр Зариф улы истәлегенә кечкенә генә музей оештыруы ачыкланды. Бу хакта Кунаккол төп гомуми белем бирү мәктәбе мөдире, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Илгиз Фазуллин хәбәр итте һәм аны барып карарга тәкъдим ясады.

Без әлеге музейга 5-6 сыйныф укучылары белән барырга булдык. Элекке балта остаханәсен хәзер танып та булмый. Анда хәзер шедеврлар – Зөфәр Сөләймановның үз кулы белән ясалган эшләнмәләре: шкаф, комод, сандык, агач конструкция бизәкләре белән көзге, төрле фуганнар, ышкылар, счетлар, өстәлләр, урындыклар, балалар бишеге һәм башкалар. Моннан тыш, монда металлдан ясалган әйбәрләр дә бик күп. Хезмәт ветераны үз вакытында алдынгы “Победа” колхозында тимерче булып эшләгән бит. Стенада керосин өчен 10 литрлы савытны, икмәк, бәлеш пешерү табаларын, төрле эш коралларын күрергә була.
– Биредә әлегә 100дән артык экспонат тупланган, – ди Әнвәр Зөфәр улы. – Мин аларны берничә ел җыйдым. Әтиемнең зур булмаган тимерлеге дә бар иде. Барлык табылдыклар минем өчен бик кадерле. Шунысы куанычлы: хәзерге балалар җиһаз, төрле инструментлар белән кызыксына һәм күп сораулар бирә.
Туган якны өйрәнүче Әнвәр Сөләйманов музейда әнисенә, хезмәт ветераны Мөнәвәрә Гыймазетдин кызына багышланган почмак ясау мөмкинлеген дә тапкан. Биредә аның кул эшләре куелган: палас, мамык шәл, сөлге, мендәр, шулай ук “Хезмәт ветераны” медале белән куе кызыл төстәге костюм. Уң почмакта югары белемле рәссам-педагог Мәрвәр Зөфәр улының эшләнмәләре, аның плащы, курткасы, кайбер махсус кораллары, үз куллары белән ясаган портфель-дипломаты урнашкан. Стенада иң якын кешеләренең гомум портреты эленеп тора. Күңелләренә тирән үтеп кергән, басмаларда басылып чыккан хатирәләре дә бар.
Бәяләмәләр һәм теләкләр китабында мондый сүзләр бар: “Авыл йортында танылган халык остасы Сөләйманов Зөфәр Зариф улының остаханәсендә оригиналь музей булдырылуы бик сөендерә. Күпчелек инструментлар сугыштан соңгы колхоз тормышын искә төшерә. Бирегә аның җаны, күңел җылысы, сабырлыгы салынган. Барысы да искиткеч, чөнки алар үз куллары белән эшләнгән. Әлбәттә, музейны оештыручы һәм саклаучы Әнвәр Зөфәр улына да рәхмәт. Хөрмәт белән Чиләбедән килгән кунаклар, спорт ветераны Иван Александров, хезмәт ветераннары Фәрит һәм Роза Байгазиннар, чаңгы буенча дөнья чемпионы Зәлия Насрыева”. Китапта Казан, Мәскәү, Тольятти, Уфа, Бәләбәй, Бишбүләк һәм башка шәһәр-авыллардан килүчеләрнең эчкерсез теләкләрен укырга мөмкин.
Шунда ук әтисе шкафының киштәләренә Әнвәр Сөләймановның 8 китабы куелган. Алар арасында Кунаккол авылы турында татар телендә “Туган туфрак җылысы” китабы да бар. Анда безнең авылның танылган кешеләре, аның үткәне һәм бүгенгесе турында мәкаләләр тупланган.
Моннан тыш, лаеклы ялда булуына карамастан, ару-талу белмәс Әнвәр Сөләйманов әнисе хөрмәтенә “Әнкәйләр чишмәсе”н, аның янәшәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә паркны төзекләндерде, шулай ук мемориаль тактаташ куйды. Мондый игелекле эшләргә бары тик олы йөрәкле, шәфкатьле, бөтен җаны белән туган җирен яратучы кешеләр генә сәләтледер, мөгаен.

Нурсөя ИНСАПОВА,
чит телләр укытучысы,
Риф АБЗАЛОВ,
технология укытучысы, РСФСРның Мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре.
Бишбүләк районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас