Әлеге чара гәзитнең 105 яшен билгеләү көненә туры китерелеп оештырылды. Лауреатлар, баш мөхәррир призына лаек булучылар, редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр Башкортстанның төрле районнарыннан килде.
- Татар матбугаты һәм әдәбияты, журналистика тарихы да "Кызыл таң" гәзите белән ныклы бәйле. Безнең канат астында "Тулпар" яшьләр һәм "Әллүки" балалар журналлары да чыгып килә. Бүгенге көндә инде без заман таләпләренә яраклашып, электрон вариантта да чыгабыз, шулай ук сайт та эшли. Социаль челтәрләрдәге сәхифәләребездә дә дусларыбыз күп булуы шатландыра. Өч басмабызның да күрсәткечләре башкалар арасында яхшылар сафында дип әйтергә була.
Һәр басманың авторлары күбрәк булган саен аның эчтәлеге дә баерак һәм матуррак булган кебек, подписканы оештыру һәм ярдәм итүчеләр булганда гына безнең эшебез алга бара. Бүген менә нәкъ шундый кешеләр җыелды да инде. Сезнең һәркайсыгызга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алдагы көннәрдә дә тыгыз элемтәдә булып, бергәләп эшләүне дәвам итүне телибез, - диде "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов.
Тантаналы чарага килгәннәрнең һәркайсы редакциягә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Тулпар" журналы лауреаты Эльверт Хаматшин иҗатка нәкъ безнең редакция ярдәме белән килүен ассызыклады һәм "Кызыл таң" һәм "Тулпар"га багышланган шигырьләрен укып ишеттерде.
Бүләкләнүчеләр арасында берьюлы ике басма - "Кызыл таң" гәзите һәм "Тулпар" журналы лауреаты Рәфыйга Усманова да бар иде.
- Мин ике басманың да редакция хезмәткәрләренә рәхмәтләремне җиткерәм. Монда җибәргән бер генә иҗат җимеше дә игътибарсыз калмый, югалмый һәм басылып чыга. "Кызыл таң"ның җырлы кичләре" проекты белән Борай районына килүегезне көтеп калабыз, - диде Рәфыйга Усманова. Милләт, туган теле өчен һәрвакыт җан атып яшәгән шагыйрә һәм актив авторларыбызның берсе булган Рәфыйга Усманова почта аша яздырылган гәзит-журналларның үз вакытында килеп җитмәвен әйтте. "Күп очракта мин гәзитне телефон аша эзләп алам", - диде ул.
Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авыл хакимияте башлыгы Марат Яхин гәзит-журналларга язылуны нәтиҗәле итеп оештыруга зур өлеш керткәне өчен редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул да өч басманың да туган телне саклауга зур өлеш керткәнен ассызыклады.
Лауреатларның һәркайсына редакциянең мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Фото: Динар Кәлимуллин.