+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Данир Сабировның "баҗасы" табылган

Ул аның концертында булып, акыл өйрәтеп кайтарган.

Данир Сабировның "баҗасы" табылганДанир Сабировның "баҗасы" табылган
Данир Сабировның "баҗасы" табылган

"Кичә урыс баҗамның тамашасын карадык. Хатын белән танышканнан бирле, шуның җырына үбештек, Миләүшә 12 яшендә үзе язып, аңа багышланган шигырләрен укый иде миңа, өйләнештек, балалар туды, быел гаиләбезгә 15 ел тула һәм миңа да аның җырларын тыңлап, концертына йөрергә туры килә.

Миләүшә өчен татарда Айдар Галимов булса, урыста Сергей Лазаревның иҗатын ярата. Мине Лазарев әллә ни эләктерми, тик эшчәнлегенә сокланам. Бик көчле, уйланылган шоу булды кичә. Әле Сергейга акыл өйрәткән дә булдым бит әле. Татарстанда булып берничә сүз татарча әйтсәң, хотя бы "Хәлләр?" - дип кычкырсаң, халык тагын катырак кул чабар иде дип. Киләчәктә эшләрбез дигән булды. Ә сезгә рус сәнгатеннән кемнәр ошый?" - дип язган Данир.
 
Күпләр Юрий Шатуновны атаган. Юрий Антоновны, Лев Лещенконы атаучылар да, "Сез генә ошыйсыз",  диючеләр дә бар. Яшьләрдән Шаманга мөкиббәннәр күп икән. 
 
Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас