+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Журналистлар берлеге сынатмый!

Башкортстан Журналистлар берлеге Русия Журналистлар берлегенең иң нәтиҗәле төбәк бүлекләре өчлегенә керде.

Журналистлар берлеге сынатмый!Журналистлар берлеге сынатмый!
Журналистлар берлеге сынатмый!


Республика каләм әһелләренең профессиональ берләшмәсе икенче ел рәттән Русия Журналистлар берлеге рейтингында өченче урынны били. Бу юлы Башкортстан Волгоград өлкәсе һәм Мәскәүдәге коллегаларыннан гына калышты.

Башкортстанның һөнәри җәмгыяте Русия Журналистлар берлеге составында иң зурлардан санала. Бүген монда 81 урындагы оешмага берләшкән 1700 журналист исәпләнә, 7 районара иҗат берләшмәсе эшли. Ел саен берлек сафларына 35-50 яңа әгъза кушыла.

2020 елның декабреннән үткән елның сентябренә кадәр берлеккә якынча 100 яңа әгъза кергән, алар - күбесенчә, яшьләр. Эшләүче журналистлар - 1070, лаеклы ялдагылар — 629. Берлектә, журналист булып эшләгәннәрдән тыш, башка тармаклар вәкилләре — укытучылар, галимнәр, китапханәчеләр, клуб, архив, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре дә бар.

Берлек әгъзалары арасында - 19 фән докторы, 59 фән кандидаты, 118 Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 87 Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре, 19 Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, 13 кеше төрле чорда Дәүләт думасы, Русия һәм Башкортстанның Югары Советлары, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар булып сайланды, халык артистлары, рәссамнар, шагыйрьләр, ә 58 кеше Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас