+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“Умырзая” чыга кар астыннан...”

Илеш районының Сүлте авылы мәдәният йортында эшләп килүче вокал коллективына күңел җылысы да эзләп киләләр.

Республикабызда бихисап бию һәм җыр түгәрәкләре, коллективлар “Умырзая” исеме белән аталган. Бу очраклы гына түгелдер, чөнки язның беренче көннәрендә үк салкын карны тишеп, кояшның тәүге җылы нурларына иркәләнеп чәчәк атучы бу үсемлек, чынлап та, күңелләрдә өмет уята, киләчәк көннәребезгә бәхет юрый, ышанычны арттыра бит.

Сүлте авылы мәдәният йортында да соңгы сигез елда “Умырзая” вокал коллективы эшләп килә. Әлеге коллективның аталышы да, составы да берничә тапкыр үзгәрсә дә, аның җитәкчесе бер генә – Гөлчәчәк Хәмидуллина.
Гөлчәчәк Хәдис кызы Дөмәйдән Сүлте авылына килен булып төшә. Күңеле белән һәрвакыт мәдәнияткә тартылган кызның олы тормыш юлына аяк басуы фермада сыер савучы булып эшләүдән башлана.
– Унынчыны тәмамлагач, без сыйныфташлар белән 25 кеше туган авылыбызда калырга һәм фермага эшкә урнашырга карар иттек. Бу адымга барырга безне колхоз рәисе Ришат Гарифуллин өндәде. Кызлар сыер савучы булса, егетләребезгә дә эш табылды. Эшкә урнашырга ризалык биреп, гаризалар язгач, безне колхоз исеменнән Литва белән Эстониягә юлламалар биреп, ял итәргә, дөнья күреп кайтырга җибәрделәр. Кайтуыбызга барыбызга да бертөрле киемнәр тектерделәр, аерым бер сыер абзары бирелде, терлекчеләр өчен ял бүлмәсе, “кызыл почмак” эшләнде. Кыскасы, безгә барлык шартлар да булдырылып, җиң сызганып эшкә тотындык.
Әлбәттә, кичләрен клуб гөрләп торды, чөнки без анда үзешчән сәнгатьнең иң актив әгъзалары булдык. Бер ел эшләгәч, күпләребез укырга китсә дә, күпчелегебез тормышын авыл белән бәйләде. Мин дә Чиләбедә почта операторына укырга кердем. Теләп укыдым һәм, әйтергә кирәк, ныклы белем алдым. Ә моның сере операга, балетка, театрларга йөри алуымда иде. Укуымны гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлагач, миңа юлламаны сайлап алу мөмкинлеге булды. Уфага Главпочтамтка эшкә урнаштым да, авылга кайтып киттем, чөнки бик сагынган идем. Ә инде туган авылыма кайткач, мине клуб мөдире Мөфәвәзә апа Закирова үзе янына эшкә калырга үгетләде. Шулай итеп, мин тормышымны туган җирем, авылым белән бәйләдем, чөнки кияүгә дә күрше авыл егетенә чыктым.
Сүлте авылында тырыш, уңган кешеләр яши. Хәзер авыл тормышы шәһәрнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый: йортларга газ, су кертелгән, заманча җиһазландырылган. Тырышкан кешегә рәхәтләнеп яшәргә була. Яшьләребез туган авылларында калып, аның киләчәген хәстәрләсен иде. Ә моның өчен кайчандыр тулы бер сыйныф укучыларын кызыксындырырлык тәкъдим һәм тәрбия дә кирәк. Әлегә авылыбыз гөрләп яши. Мәдәният учагыбызда да утлар сүнми, – диде Гөлчәчәк Хәмидуллина.
“Кызыл таң” гәзитенең “ВКонтакте” төркемендә үткәрелгән конкурсында алар үзләре теккән матур милли костюмнарын башкалар да күрсен өчен катнашырга булган.
– “Умырзая” вокал коллективына авылдашларыбыз бик тә теләп йөри. Моның өчен мин аларга чиксез рәхмәтлемен, – ди Гөлчәчәк Хәдис кызы. – Төп составка ун кеше керә. Әлбәттә, яшь кызларыбыз кияүгә чыгып китү сәбәпле, җырчыларыбыз алышынып тора. Авыл мәдәният йортында узган һәр чараның уртасында без. Районда үткән конкурсларда да катнашып торабыз. Репертуарыбызда, татар халык җырлары белән беррәттән, заманча композиторларның җырларын да өйрәнеп, аларны сәхнәгә алып чыгабыз. Аларны без коллектив белән киңәшләшеп, бергә сайлыйбыз. Җырның сүзләре белән көе барыбызның да күңеленә ятса гына аны өйрәнәбез. Болай иткәндә текст та тиз ятлана, матур да килеп чыга.
Сәхнәдәге чыгышның уңышы костюмнарга да бәйле икәнлекне беләбез. Күлмәкләребезнең күбесен җырчыларыбызның берсе, оста куллы Вәзирә апа Ганиева тегә. Күңел биреп эшләгән эшкә юллар да ачыла, матди яктан ярдәм итүчеләр дә табыла, нәтиҗә дә матур була.
Әйткәндәй, коллективка төрле һөнәр ияләре йөри. Хаклы ялдагылар да бар. Төп эшләреннән һәм көндәлек мәшәкатьләреннән арынып, репетицияләргә килүләре, конкурсларда, мәдәни тормышта актив катнашулары, шуннан ямь алулары өчен авылдашларымның һәркайсына рәхмәт сүзләре җиткерәм!
Сүлте авылы китапханәчесе Рәмилә Хурамшина “Умырзая”га бик теләп йөри. Аның үз эше дә тынгысыз, кешеләр белән тыгыз, даими элемтәдә булырга кирәк. Шулай булуга карамастан, клубта узган һәр чарада теләп катнаша.
– Без мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп эшләргә күнеккән. Болай уңайлырак та, күңеллерәк тә. Ә инде вокал коллективына күңел халәтем кушуы буенча йөрим. Монда үзара җылы, дустанә мөнәсәбәт яши. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне дә бергәләп үткәрергә күнеккәнбез. Тормыш булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин: кайвакыт арадан берәребез сүлпәнлек күрсәтсә, аны дәртләндереп, әйдәләп, коллективтан читләшүгә юл куймаска тырышабыз. Репетицияләргә җитди карыйбыз, эшкә йөргән кебек, вакытында киләбез, – ди Рәмилә Хурамшина.
– Коллективның иң актив әгъзасы булудан тыш, аны сәхнә костюмнары белән дә тәэмин итүче Вәзирә Ганиева – киңкырлы шәхес. Аның кебекләр турында “алтын куллы” диләр. Вәзирә апа – уңган хуҗабикә, аш-суга да, кул эшләренә дә оста. Пластик шешә капкачларыннан төрле сурәтләр ясый, авылда, районда үткәрелгән күргәзмәләрдә дә төрле кул эшләре белән катнаша, – дип таныштырды коллектив җитәкчесе Гөлчәчәк Хәдис кызы чираттагы коллектив әгъзасы белән.
– Мәктәп елларыннан ук үзешчән сәнгатьтә катнаштым. Биергә дә, җырларга да яратам. “Умырзая”да бию хәрәкәтләрен куярга ярдәмләшәм. Коллективтагылар белән ахирәтләрбез. Дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, клубка ашыгабыз. Теләк булганда, барлык нәрсәгә дә өлгереп була, – ди Вәзирә Мөҗәвир кызы.
“Умырзая” вокал коллективына аның әгъзалары җырларга, вокал серләренә төшенергә, яки сәхнәдә чыгыш ясар өчен генә йөрми. Монда яшәү ямен җырда, дустанә мөнәсәбәттә аралашуда тапканнар шөгыльләнә. Үзләренең күңел җылысын алар тамашачыларга өләшеп, нәкъ умырзая чәчәге кебек кешеләр күңелендә өмет уятучы, яшәүгә дәрт бирүчеләр дә.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас