+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Аралашмый башладык. Ара суынды..."

Илмира Нәгыймова җырчы Эльмира Сөләйманованы исенә төшергән.

"Аралашмый башладык. Ара суынды..."
"Аралашмый башладык. Ара суынды..."
«ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында Ильмира Нәгыймова мәрхүмә турында сөйләгән.

«Без икәү «Апа-сеңел» программасын әзерләдек. Безне, чыннан да, апа белән сеңел дип уйлыйлар иде. Эштә бик күп көнче кешеләр. Гел аның белән булган иптәш кызы көнләшә башлады, арабызны бозды. Эльмира мине ишетми, тыңламый башлады. Концертлар да өзелде. Аралашмый башладык. Ара суынды. «Шул кыз өчен ничек эшне туктатырга», – дип, мин дә үпкәләдем. Берничә ел сөйләшми тордык та, аннары очраша һәм аралаша башладык. Хәтта тагын «Апа-сеңел» проектын башларга да уйлаган идек, җитешә алмадык.

Миңа «озатырга килмәдең» диделәр. Ул көнне мин «Татар җыры»нда чыгыш ясадым. Мин аны моргтан каршы алдым. Әнисенә булыштым, янында булдым. Аның карточка номерын алдым да, акчалата ярдәм итәргә булдым, башка артистлар да, тамашачылар да акча салды. Шуннан соң әнисенә «кызың өстендә акча эшлисең» дип язганнар.

Чәчәк тотып кабергә килү ул – ярдәм түгел. Мин ярдәм иттем. Әнисеннән рәхмәт әйткән аудиоязма килде. Миңа елый-елый рәхмәт әйтә, кунакка чакыра, миңа шул җитә. Горурланып: «Мин озатуда булдым, Ильмира килмәде», – дип сөйләделәр. Сез булышыгыз, ярдәм күрсәтегез.

Соңыннан мин Эльмираның каберенә бардым. Бик авыр булды. Яшьли шундый талант китеп барды. Эльмираның җырлары күңелдә мәңгегә калачак. Аның җырларын машинада да тыңлыйм. Без концертлар куеп аның белән кая гына булмадык. Ул минем никахымда да, туемда да булды, дустым иде.

Безнең арабызны бозган иптәш кызы хушлашырга да килмәде, ярдәм дә күрсәтмәде. Эльмира аның янына Казанга ярдәм сорап килгән, ул аны өенә дә кертмәгән. Менә – иптәш кызы. Аны якын кешеләре сөйләде. Менә тормыш...» –дип сөйли җырчы. Тапшыруны "Интертат" тыңлаган.


фото: социаль челтәрләрдән
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: