+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Төбәктә мәдәни чараларга йөрүчеләр арта

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган киңәшмәдә “Башкортстанда мәдәният һәм сәнгатьне үстерү” дәүләт программасына кертелә торган үзгәрешләр турында сүз барды.

Төбәктә мәдәни чараларга йөрүчеләр артаТөбәктә мәдәни чараларга йөрүчеләр арта
Төбәктә мәдәни чараларга йөрүчеләр арта

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, соңгы елларда мәдәният тармагы җитди һәм һәрьяклап хуплана, аны финанслау күләме арта.

- Узган елда бу тармакның гомум бюджеты 12,7 миллиард сум тәшкил итте. Шул ук вакытта җәлеп ителгән федераль акчалар күләме 2,3 тапкыр артты. Без мөһим максатлы күрсәткечләрнең берсен - мәдәни чараларга йөрүләр санын арттырдык. Узган ел нәтиҗәләре буенча 86,6 миллион визит теркәлгән. Шулай итеп, илдә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, республикабыз өченче урында тора, – диде Андрей Назаров.

Премьер-министр сүзләренчә, узган елда Башкортстанда 27 мәдәният объекты ремонтланган, 17 сәнгать мәктәбе җиһазландырылган.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Русия Хөкүмәте билгеләгән максатлы күрсәткечләр нигезендә, республика мәдәни чараларга йөрүләр саны күрсәткече 70 миллионга җитәргә тиеш. Мәдәният министрлыгына тиешле "юл картасын" һәрьяклап эшләргә, аны муниципаль мәдәният учреждениеләре дәрәҗәсенә кадәр детальләштерү йөкләнде.

Йомгаклап, Андрей Назаров “Башкортстанда мәдәният һәм сәнгатьне үстерү” дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында" карар проектын хупларга тәкъдим итте.

Фото: sobaka.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас