+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Мин дә еладым..."

"Ришатның да күзләрендә яшьләр күренде. Әтием дә тыела алмады...", - дип сөйләгән Алия Карачурина.  

"Мин дә еладым..."
"Мин дә еладым..."

Ришат Төхвәтуллинның сөйгәненә тәкъдим ясаганын язган идек. 

Бу вакыйга Ришатның туган көнендә булган. «Интертат» моны җырчының мәхәббәте Алия Карачуринадан сорап белешкән.

«Көтмәдем дә, белмәдем дә! Ришат каушаганын да сиздермәде. Аның сеңлесе Айгөл барысын да белгән, тик ул да миңа бер сүз әйтмәде, сиздермәде. Зур сюрприз булды бу! Миңа: «Я туган көнендә, я 8 Март бәйрәмендә тәкъдим ясар», – дигәннәр иде. Әмма мин көтми идем. Мин дә еладым, Ришатның да күзләрендә яшьләр күренде», – дип сөйләгән Алия «Интертат» журналистына.

Җырчы сүзләренчә, әти-әниләргә бу хәбәрне көнендә үк хәбәр итмәгәннәр. «Үзләрен күреп әйтәсебез килде. Башта Ришатларга кайттык, аларга әйттек. Аннан соң минекеләргә киттек. Әтием генә өйдә юк иде, аңа телефон аша хәбәр иттек. Әтием тыела алмады, шатлыгыннан елады. Ике як та бик шат!» – ди ул.

Бәхетегезгә күз тимәсен берүк!

Фото:  социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: