+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Винарис та өйләнергә булган

"Мәхәббәт шушыдыр...", "Буран дулый..." җырларын башкаручы Лилия Хәмитованы хәтерлисезме? Популяр җырчы Винарис Ильегет аңа тәкъдим ясаган.

Винарис та өйләнергә булган
Винарис та өйләнергә булган
Тиздән тагын ике җырчы кавышачак. Куанычлы вакыйга Винарисның туган көнендә булган. Җыелган халык алдында Винарис Лилиягә мәхәббәт аңлаткан.

«Лилия, мин яратам сине, мин үбәм сине, хөрмәт итәм сине һәм гаиләңне. Бөтен яклап ошыйсың. Ялгыз булудан арыдым. Чык миңа кияүгә», – ди ул, сөйгәне каршына тезләнеп.

Винарис Лилия Хәмитовага йөзек һәм чәчәк бәйләме бүләк иткән. «Бу уен да, спектакль дә түгел", - ди Винарис. Лилия исә: "Мин риза, риза", - ди. «Әлегә Лилиянең гаиләсендә кыенлыклар бар, тик барысы да әйбәт булыр дип ышанам. Бу көннәрдә без барысын да сөйләшеп бетерербез», – дип көлдергән ул халыкны.

Винарис Ильегет сүзләренчә, Лилия – аны бәхетле итәчәк бердәнбер кеше.  
 
Фото: intertat.tatar

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: