+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Чәчәкләрнең тамыры – туфракта. Яхшылыкның тамыры – йөрәктә”

Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер һәм җитәкче, “Йөрәк сүзе” шигърият бәйгесе телепроекты авторы Наилә Сәфәргуловага – 60 яшь.

“Чәчәкләрнең тамыры – туфракта. Яхшылыкның тамыры – йөрәктә”
“Чәчәкләрнең тамыры – туфракта. Яхшылыкның тамыры – йөрәктә”


Язмыш, диләр, язмыш, диләр.
Кем язмышын кемнәр яза?
Берәү өчен язмыш – бүләк,
Берәү өчен язмыш – җәза.

Наилә Сәфәргулова белән танышып сөйләшкәннән соң, Фәнис Яруллинның нәкъ шушы шигырь юллары исемә төште. Әйе, кешеләрнең язмышы бу якты дөньяга килгәнче үк Аллаһы тарафыннан билгеләп куелган тәкъдир ул. Һәркемнең үз язмышы булгандай, тормыш йомгагы да үзгә “сүтелә”. Ә инде Наилә Әбделхәй кызының язмышында, шигырь юлларындагыча, бүләге дә, башкасы да бихисап.
Алтмышынчы елларда халык бер-берсенә кунакка йөрешкән, клубта җыелып кино караган, концерт куйган, бәйрәм иткән. Стәрлебаш районының Югары Шәкәр авылы халкы да бик дус, тату яшәгән.
– 1963 елда Халыкара хатын-кызлар көнен бергәләп үткәрер өчен әти-әниемне дуслары кунакка чакыра. Әтием кунакка берүзе генә барасы килмичә, йөкле әниемне дә күндерә. Җырлы-моңлы табын артын минем дә күрәсем килгәндер, әниемнең тулгагы башлана. Ул арада авылның кендек әбисе – Рәхилә әбине алып киләләр. Шулай итеп, мин 8 мартта дөньяга аваз салганмын.
Хакимә картәнием гаиләдә туган һәр балага исемнәрнең мәгънәсен белеп куштыра. Мин бәйрәм көнендә тугач, Наилә дигән исем сайлана. Ул гарәп телендә бүләк дигәнне аңлата. Гаиләдә алтынчы бала һәм чәчем бөдрә булганга күрә әтием миңа: “пумала башлы алтыным”, “иркәбикәм” дип яратып дәшә иде.
Картәниебез гаиләдә бик мөһим урын алып торды. Аны барыбыз да яраттык, хөрмәт иттек. Аның янына ятып йоклау – зур бәхеткә тиң булды. Миннән өлкәнрәк ике апам белән чират буенча аның янына ятып йоклап үстек. Башта өлкән апам – картәни янында, ә кечерәге аларның аяк очында йоклады. Мин инде башта әнә шул аяк очында булса да йоклаячагымны түземсезлек белән көттем, аннан соң картәниемнең җылы кочагында да йоклау бәхетенә ирештем. Ә Хакимә картәнинең әтиебезнең үз әнисе булмавын без инде үскәч кенә белдек. Ул аны ятим итмичә, үз баласы кебек тәрбияләп үстергән.
Балачакта шуклыкларыбыз да күп булды. Миңа 5 яшьләр тирәсе булганда күрше кызлары белән Күндерәк елгасы ярына бәйләп куелган салны бавыннан ычкындырып, агып киттек. Тик сал капланып, бу хәл фаҗига белән тәмамлана язды. Язгы салкын судан безне үзе дә җиде генә яшьлек Зөфәр абыем тартып чыгарды, – дип хатирәләре белән уртаклашты Наилә Әбделхәй кызы.

Бай хатирәле мәктәп еллары

“Мин 5нче сыйныфтан Уфадагы 1нче республика интернат-мәктәбендә укый башладым. Уку отличнигы, иҗтимагый эш активисты булганым өчен СССРның иң билгеле “Артек” пионер лагерена путевка белән дә бүләкләндем. Бик тырышып укыдым. Максатым – мәктәпне “алтын медаль”гә тәмамлап, юрист һөнәрен сайлау иде. Тик язмышым башкача язылырга тиеш булгандыр, күрәсең. Җәйге каникуллардан соң 10нчы сыйныфка укырга килгәч, интернат директоры, 1нче сентябрь – Белем бәйрәменә багышланган линейкада басып торганда яныма килеп, Уфа сәнгать институтының уку театрына өстәмә төркем җыюларын һәм мине шунда чакыруларын әйтте. Артист булырга теләмәгәнлегемне аңлатып карасам да, барып күренеп килик дип, директор сәнгать институтына алып китте. Кабул итү комиссиясенә белгән шигырьләремнең берсен көчкә сөйләп ишеттердем, чөнки минем теләгем юк иде һәм сәхнәдән дә курка идем. Баксаң, Рифкать Исрафилов шигырь сөйләгәнемне берничә тапкыр күргән дә, шуңа укырга алырга булган икән. Күпме генә карышсам да, мине укырга керергә үгетләделәр һәм өч көн интернатта укып, атнаның калган өч көнендә сәнгать институтында белем алдым. Ә инде мәктәпне тәмамлауга юрист булу теләге юкка чыгып, сәнгать институтына Лек Вәлиев курсына режиссерлыкка укырга кердем.

Язмыш юлы

Институтның өченче курсында укыганда булачак иремне әти-әнием белән таныштырырга алып кайттым. Валераның безнең милләт һәм дин кешесе түгеллеген белгәч, алар ризалыгын бирмәде. Мин өлкәннәр сүзенә колак салмыйча, фатыйха алмыйча, кияүгә чыктым. Туган нигеземә дүрт ел узгач, беренче улым дөньяга килгәч кенә кайта алдым. Бу вакытта инде әти-әнинең күңеле бераз тынычланган иде.
Институтны тәмамлагач, ирем юллама буенча Салават шәһәренә эшкә китте. Бер елдан соң, кулыма диплом алгач, мин дә аның янына кайттым һәм “Төзүче” мәдәният сарае каршында башкорт драма коллективын оештырып, аны 1989 елга кадәр җитәкләдем. Билгеле инде, үзешчән артистлар белән кичен репетицияләр, чыгышлар ясыйбыз. Эштән караңгыда кайтыла. Менә шулай соңлап кайтып килгән төннәрнең берсендә мине бик каты тукмадылар. Ул чакта Салаватта төрле бандит төркемнәренең күп чагы иде. Шундый төркем әгъзасына – кәрт уйнап җиңелгән бер егеткә – каршысына очраган беренче кешене тукмарга дигән җәза чыккан була. Кызганычка каршы, аның корбаны мин булып, чак үлемнән калдым. Менә шушы очрактан соң көндез эшләрдәй хезмәт урыны эзли башладым.
Нәкъ шул вакытта халык депутатларының Салават шәһәр Советы башкарма комитеты мәдәният бүлеге мөдире вазыйфасына конкурс игълан иткән иде. Мин тәвәккәлләп карарга булдым һәм гариза яздым. 12 дәгъвачы арасыннан җиңеп чыктым. Шулай итеп 23 яшемдә миңа зур ышаныч белән җитәкче дилбегәсен тоттырдылар. Әлеге вазифада 10 ел дәвамында яшьлек энергиямне, көчемне, белемемне биреп, тугры хезмәт иттем. Ул елларда минем башлангыч белән “Салават-90, 91” эстрада җырларын башкаручыларның беренче республика конкурсы, әлеге көнгә кадәр эшләп килгән Башкортстанның профессиональ театрлары арасында үткәрелгән “Театр язы” республика фестивале, Салават шәһәренең 50 еллыгы югары дәрәҗәдә оештырылып үтүен әйтеп үтәсем килә.

Салават дәүләт башкорт драма театры

1998 елда Башкортстанның Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча Салават дәүләт башкорт драма театры җитәкчесе вазыйфасына күчерелдем. Дөресен генә әйткәндә, бу эшкә мин куркып кына бардым. Театр ул үзе бер аерым дөнья булгандай, анда хезмәт куйган кешеләр дә үзләре бер аерым дөнья. Әйе, җитәкче буларак инде мин шактый тәҗрибә туплаган булсам да, театрның сәнгать җитәкчесе булырга хакым юк дип санадым һәм приказны үзгәртүләрен сорадым һәм шулай иттеләр дә. Театрга чакырылып китерелгән режиссерлар белән эшли башладык. Яхшы драма әсәрләренә кытлык булганлыктан, Башкортстан театрларында соңгы ун елда куелмаган автор – Туфан Миңнуллинның “Шулай булды шул...” пьесасын сәхнәгә чыгарырга булдым. Авторның үзенә шалтыратып рөхсәт сорадым да, эш башладык. Премьерага бөек драматург Туфан ага үзе дә килде. Шулай итеп, безнең иҗади дуслык башланды. Тормыш юлымда бөек һәм шул ук вакытта гади булган шәхесләр – Мостай Кәрим, Туфан Миңнуллин, Нәҗип Асанбаев белән аралашып, дустанә мөнәсәбәттә булуым белән чиксез бәхетлемен. Нәҗип агайга бер генә көн булса да шалтыратмасам, ул миңа шелтә белән үзе шалтырата иде. Ул: “Наилә, халкың өчен, аның телен, гореф-гадәтен саклап калыр өчен хезмәт итүеңне ташлама! Милли мәктәпләр ябылмасын! Алар ябылса, тел югалачак. Ә инде тел бетсә – милләт тә бетәчәк... Моңа юл куярга ярамый!” – дип минем аша милләтебезгә үз васыятен әйтеп калдырды.

Башкача яши белмим, теләмим дә!

2014 елда мин Уфага күченеп килдем һәм телевидениегә эшкә чакырылдым. Бу юлы да курка-курка гына тотындым. Шулай булса да, эшләгән эшемне җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгәнлегем, “Күңел нуры” телеочеркы өстендә эшләргә ярдәм итте. Аннан соң “Курай” телеканалында “Йөрәк сүзе” шигъри проекты чыкты. Әлеге проектны халык бик яратып кабул итте, ул чит өлкәләрдә дә киң таралып, бик тә популярга әйләнде. Әйе, бу дөньяда бер генә әйбер дә эзсез калмый. Нәҗип ага Асанбаев нәкъ миңа телне сакларга кушып, васыятен әйтеп калдырды бит. Бүгенге көндә эшләгән эшләремнең барысы да халкым өчен, аның телен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен башкарыла. Мин башкача яши белмим һәм теләмим дә!”

Нигез

Беренче тапкыр аваз салган, бишектә тибрәлеп үскән, бәхетле балачак хатирәләрен саклаган, иң матур, якты хыяллар белән бәйле төп нигезгә булган сөю, ихтирам хисен һәркем күңеленең иң түрендә йөртә. Наилә Әбделхәй кызының да бар булмышы туган нигезе белән бәйле.
“Тормышымның иң гүзәл минутлары, әлбәттә, туган авылымда, туган йортымда узды. Иң авыр сынаулар да аның белән бәйле булды. Әйе, бу дөньяда акыл белән аңлап бетәлмәгән әйберләр, хәлләр дә булып торганлыгын барыбыз да белә. Минем белән дә андый очраклар булды. Берсе безнең туган нигез белән бәйле. 1996 елда Уфага эш буенча килдем. Хөкүмәт йорты бинасының фойесында кабул итүне көтеп торганда, бер хатын туп-туры каршыма килде дә: “Йортыгыз янында үскән тал агачын кисмәгез! Кистерсәгез, нәселегез корыячак!” – диде дә үз юлы белән китте. Мин ишеткәннәремнән шок хәлендә калдым һәм: “Бу хатын исәрдер. Бер таныш түгел кешегә шулай дип әйтеп буламыни?” – дип уйладым. Инде кире Салаватка кайтканда күңелемә шом йөгерде. Чынлап та авылдагы өебез янында тал агачы үсә. Соңгы вакытта әнием шул агачны кисәргә куша: “Бигрәк шаулый. Кышка кергәнче кисегез әле шул агачны”, – дип кайткан саен абыемнарга әйтә килде. Мин теге хатын сүзләрен әти-әнигә әйтеп карадым, тик мине тыңлаучы булмады һәм агач киселде. Ә бер атнадан йортыбыз белән барлык милкебез янгында юкка чыкты. Күршедә яшәүче исерек хатын әнидән аракы сорап керә. Тик ул аңа аны бирми. Теге хатын тиргәшә-тиргәшә чыгып китә дә, ихатада торган машинадан бензин агызып алып, аны йортка сибә һәм шырпы сыза. Иң куркынычы – ул янгында минем кече улымның да гомере өзелә язды. Аны авылдашларымның берсе, Рафаил исемле яшь кенә егет, үз гомерен куркыныч астына куеп, дөрләп янган өйдән алып чыгып кына улым исән калды. Менә шул мизгел эчендә гомер буена бөртекләп җыйган мал-мөлкәтебез юкка чыккач, авылдашларыбыз, райондашларыбыз, Салават шәһәре җитәкчелеге, халкы, төрле оешмалар зур ярдәм күрсәтте. Безгә таныш һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләр, кем ничек булдыра ала, барысы да ярдәм кулы сузды. Зәйнулла бабайның: “Минем һич бирер әйберем юк. Менә җеп белән энә булса да кабул итеп алыгыз. Ул да көндәлек тормышта кирәк”, – дип, җепле кәтүк белән энә биргәнен һич онытасым юк. Ул чактагы Салават шәһәре хакимияте башлыгы Евгений Бартенев ярдәме белән Белореттан бүрәнәләр, йорт төзү өчен барлык кирәкле материаллар алып кайтып, ихатага бушаттык. Шул чакны әтием карагай бүрәнәләрне сыйпый-сыйпый: “Болай булгач, йортсыз калмаячакбыз”, – дип елады. Әйе, тамчы тама-тама күл була дигәннәре хак сүз. Бик күпләрнең ярдәме белән 40 көн эчендә йортыбыз төзелеп бетеп, әти-әниебез ноябрьдә яңа өйгә керде. Шул вакытта ярдәм күрсәткән һәркемгә һәм шулкадәр авыр чагыбызда юлыбызга киң күңелле кешеләрне чыгаруына мин Ходайга рәхмәтлемен. Ул рәхмәт сүзләрен күпме әйтсәм дә аз булганын да аңлыйм һәм көн дә кабатлыйм.
Әти-әниебез инде яңа өйгә күченгәч, бераз тынычланган идек. Тик кайгы ялгызы йөрми дигәннәре дә дөрес сүз шул. Декабрьдә Зөфәр абый чирләп, дәваханәгә эләкте. Зөфәр абыемны без “Нигез малае” дип йөртә идек, чөнки ул йорт төзи башлаган елны туган бала. Аңа диагнозларның да иң яманы һәм куркынычы – кан рагы куелды. Тик без үлемнең күзенә карап, абый белән бергәләп яшәү өчен көрәштек. Аның гомерен ел ярымга озайта алдык. Тик күпме генә үкенечле булса да балачакта мине коткарган абыемны үлем тырнагыннан ычкындыра алмадым.
Гаиләбезгә килгән кайгы-хәсрәтләр моның белән генә бетмәде. Яңадан өч елдан Клим абыем кинәт вафат булса, тагын өч елдан Закир абыем китте. Инде мин тагын кайсыбызга чират җитәр икән дип, куркып яши башладым һәм мәчеткә юлландым. Гаиләбездә булган хәлләрне, теге таныш булмаган хатынның әйткән сүзләрен барысын да сөйләдем һәм бу бәла-казаларны мин туктатырга тиешлеген сиземләвемне әйттем. Рамил хәзрәт җиде мулла чакырып, дога укытырга кушты. Мин шулай иттем дә. Аллаһ рәхмәте белән, гаиләбездә тынычлык урнашты. Менә шушы хәлләрдән соң теге күрәзәчелек иткән хатын белән тагын бер очраштым. Ул минем янга чарадан соң килде дә: “Таныйсыңмы? Мин сиңа тал агачын кисмәскә куштым бит! Ә сез тыңламадыгыз”, – диде. Ул Мәликә исемле апа иде. Башкача мин аның белән очрашмадым.

Ходай күтәрә алмаслык сынаулар бирми!

Аллаһының: “Бәндәләремә сынауларның үзләре күтәрә алган кадәресен генә бирәм”, – дигән сүзләре белән килешәм. Әйе, инде тормышымның алтынчы дистәсен тутырган чорымда узган юлыма борылып карыйм да: “Күтәрә алмаслык сынауларны Ходай бирми!” – дигән нәтиҗә ясыйм. Явызлык корбаны булып урамда тукмалуым, туган нигезебезнең янып көлгә очуы, гаиләбезгә бер-бер артлы килгән кайгы-югалтуларны да, шәхси тормышымдагы сынауларны да иңнәремдә күтәрүем юкка гына булмагандыр. Әле әйтелгәннәрдән тыш, иң авыры һәм куркынычы, яшәү көчемне ала язганы – икенче улымны тапканда табиб хатасы аркасында гарипләнеп, сигез ай (!) аякларыма баса алмыйча, гер тагылган гамакта ятуым. Бүген инде мин барысы өчен дә Ходаема рәхмәтлемен. Аның авырлыклар килгән саен, аларны җиңеп чыгардай көч биргәнен беләм. Бары тик сабыр һәм каршыңа килгәнне тыныч кабул итә белергә генә кирәк”, – дип бәян итте Наилә Сәфәргулова.
Әйе, Наилә Әбделхәй кызы кебек шәхес турында бер мәкаләдә генә язып бетерү мөмкин түгел. Шулай да, әгәр дә күп еллар элек Наилә исемле кыз юрист һөнәрен сайлаган булса, кешеләргә киңәшләре белән дөрес юл күрсәтергә ярдәм иткән булыр иде. Ә инде язмышы кушуы буенча режиссер һөнәрен сайлап, берничә һөнәрне бергә үзләштергән һәм гомерен шуңа багышлаган. Наилә Сәфәргулова – халкына хезмәт итүдән тыш, мөлаем йөзе, нурлы карашы, җылы сүзе белән дә кешеләрнең күңелләренә матурлык орлыклары салучы, рухи байлыгын арттыручы, уйландыручы, илһамландыручы. Мәкаләне Фәнис Яруллинның “Нәсел агачы” поэмасыннан өзек белән башлаган идем. Шул ук әсәрдәге юллар белән тәмамлыйсым да килә: “Чәчәкләрнең тамыры – туфракта. Яхшылыкның тамыры – йөрәктә”.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

Р.S.: Мәкалә гәзиткә әзерләнгәндә Наилә Сәфәргулова Рәми Гарипов исемендәге премиягә лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: