-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

«ФормART» стрит-арт гаризалар кабул итә

«ФормART» стрит-арт фестиваленең IV сезонында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

«ФормART» стрит-арт гаризалар кабул итә
«ФормART» стрит-арт гаризалар кабул итә


Быел ул "Педагог һәм остаз елы"на багышлана. Фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге профессиональ стрит-арт рәссамнары һәм һәвәскәр рәссамнар катнаша ала. Моның өчен 30 апрельгә кадәр formartpfo.ru. проект сайтында гариза тутырырга һәм конкурс эшенең эскизын беркетергә кирәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: фестивальнең һәр тематикасында бер катнашучыдан 2дән артык гариза кабул ителми. Эскиз эшләрен компетентлы жюри рәсем сәнгате һәм урам сәнгате, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә танылган федераль һәм төбәк экспертлары бәяләячәк.

Бу елның җәендә Идел буе федераль округының 14 субъектының һәркайсында үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге булачак, ә «Киров 650» махсус номинациясендә җиңүчеләр ниятләрен киләсе елда Киров шәһәрендә тормышка ашырачак.

Төбәк биналарында эшләрнең барлыкка килү тарихы белән видео- һәм фотоматериаллар проект сайтында урнаштырылачак. Җиңүчеләрнең исемнәре быел августта Киров шәһәрендә үтәчәк бүләкләү тантанасында билгеле булачак. I, II һәм III урыннар ияләре алга таба иҗади үсеш өчен 100, 150 һәм 200 мең сум күләмендә грантлар алачак.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: