+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Төньяк амурлары"н түземсезлек белән көтәбез!

Бүген журналистлар компьютер графикасы һәм анимация өлкәсендә эшләүче “Муха” иҗат студиясе мәйданчыгында булды.

"Төньяк амурлары"н түземсезлек белән көтәбез!
"Төньяк амурлары"н түземсезлек белән көтәбез!



Журналистларны студиянең эшчәнлеге, шулай ук Башкортстан Республикасы Хөкүмәте заказы буенча төшерелгән "Төньяк амурлары" тулы метражлы мультфильмы белән таныштырдылар. “Муха” иҗат студиясенең продюсеры Артур Абдрахманов студиянең эшчәнлеге, "Төньяк амурлары" мультфильмы хакында сөйләде. Әлеге мультфильмның режиссеры Руслан Тавабилов журналистлар белән скайп аша аралашты.
Мультфильм Уфаның «Муха» студиясе Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортостан» киностудиясе белән берлектә республика Башлыгы ярдәме белән төшерелгән.
Фильмның үзәгендә - ике сугышта: 1788 елгы урыс-Швеция һәм 1812 елгы Ватан сугышларында актив катнашкан башкортлар тарихы. Нәкъ французлар җәя һәм ук белән коралланган башкорт атлыларын «Төньяк амурлары» дип атаган.
Мәгълүм булуынча, быел 26 гыйнварда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "КАРО" кино челтәре генеральный директоры Александр Рязанцев, шулай ук директор Артур Абдрахманов җитәкчелегендәге «Муха» анимацион студиясенең иҗат коллективы белән очрашты. Яклар анда Русия прокатын үстерү перспективалары турында фикер алышты. Александр Рязанцев мультфильмны федераль дәрәҗәдә алга этәрүнең берничә вариантын тәкъдим итте. Ә инде 29 гыйнварда Мәскәү кино йортында "Төньяк амурлары"ның премьера алды тамашасы узды.
- Бүген "Төньяк амурлары" прокатка чыгу вакытын көтә. Әлеге юнәлештә эшләр алып барыла һәм озакламый ул Русия кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Мультфильм урыс һәм башкорт телләрендә. Киләчәктә аны кытай һәм һинд телләренә тәрҗемә итәргә телүчеләр дә бар, - диде “Муха” иҗат студиясенең продюсеры Артур Абдрахманов.
Шунысы да кызыклы: әлеге мультфильмдагы персонажларның тавышларын яздыруда төрле һөнәр ияләре һәм дәрәҗәле вазыйфа биләгән шәхесләр катнашкан. Алар арасында мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, танылган артистлар, җырчылардан Фидан Гафаров, Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев, Азамат Гафаров, Айдар Галимов, Радик Юлъякшин һәм башкалар бар.

Автор фотосы.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: