+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан кинозалларында "Кырым" фильмы күрсәтеләчәк

"Кырым язы" фестивале кысаларында 18 мартта Башкортстан кинозалларында "Кырым" фильмы күрсәтеләчәк.

Башкортстан кинозалларында "Кырым" фильмы күрсәтеләчәк
Башкортстан кинозалларында "Кырым" фильмы күрсәтеләчәк

Мартта Кырымның Русия белән берләшүе — ярымутрауның илебез составына кайтуының 9нчы еллыгы билгеләп үтелә. Бу дата хөрмәтенә 17-18 мартта бөтен республикада режиссер Алексей Пимановның 2017 елда төшерелгән тулы метражлы «Кырым» фильмы күрсәтеләчәк.

Картина тарихи вакыйгалар һәм дәүләтләрнең үзгәрүче чикләре фонында мәхәббәт турында сөйли. Төп геройлар бер-берсен Кырымда борынгы Мангуп-Кале шәһәре янында очрата һәм чын мәхәббәтләрен таба. Әмма Кырым язы вакыйгалары аларның хисләре, иманы һәм рух көче өчен сынау булып тора. Бу - шулай ук, чын дуслык, иман һәм кеше намусы турындагы тарих.

"Фонд Кино" субсидиясе кысаларында кино күрсәтүләр шимбә Баймак, Бәләбәй, Белорет, Благовещен, Дәүләкән, Дүртөйле, Ишембай, Күмертау, Межгорье, Мәләвез, Нефтекама, Учалы, Яңавыл, Акъяр, Аскар, Бүздәк, Борай, Югары Яркәй, Ермолаево, Зилаер, Иглин, Инҗәр, Караидел, Кырмыскалы, Красноусол, Краснохолм, Кушнаренко, Морак, Приютово, Раевка, Иске Балтач, Иске Собхангул, Стәрлебаш, Толбазы, Учалы, Чакмагыш, Шаран, Языково авылларының һәм шәһәрләренең модернизацияләнгән кинозалларында узачак.

Фото: resbash.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: