+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфа мәдәни вакыйгалар үзәгенә әвереләчәк

23-25 мартта Уфага беренче тапкыр Ф. И. Шаляпин иҗатын тикшерүчеләр, төбәкара Шаляпин үзәге әгъзалары - Мәскәү консерваториясе профессоры Николай Кузнецов һәм «Шаляпин/О’Нил» спектакле режиссеры Әминә Жаман киләчәк.

Уфа мәдәни вакыйгалар үзәгенә әвереләчәк
Уфа мәдәни вакыйгалар үзәгенә әвереләчәк


Уфага сәфәр кысаларында Николай Кузнецов һәм Әминә Жаман берничә мәдәни вакыйгада катнашачаклар. Әминә Жаман 23 мартта Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Театр музеена XX гасырның күренекле биючесе, Уфада туган Рудольф Нуриевның чит ил афишаларының күчермәләрен тапшырачак. Бөек балет артистының талантын яратучылар бу мөһим вакыйгада 17.00 сәгатьтә катнаша ала.

Икенче көнне, 24 мартта, хөрмәтле кунаклар «Бөек кешеләрнең бөек дуслыгы. Ф. И. Шаляпин һәм С. В. Рахманиновның 150 еллыгына" дип аталган Халыкара конференциясендә чыгыш ясаячак. Аны Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Шаляпин төбәкара үзәгенең Уфа бүлеге оештыра.

25 мартта (11.00-13.00) Уфа дәүләт сәнгать институтының Кече залында Николай Кузнецов вокалистлар һәм педагоглар өчен опера артистының актерлык осталыгына багышланган «XXI гасырда Шаляпинның теоретик мирасын актуальләштерү» дигән уникаль осталык дәресе үткәрәчәк.

Шул ук көнне (14.00-16.00) республиканың Милли музеенда "Шаляпин Уфада. Бөек дебют тарихы" күргәзмәсе кысаларында Әминә Жаман белән иҗади очрашу булачак. Кичә кунаклары Федор Шаляпинның чит ил чоры иҗаты, күренекле артистлар, режиссерлар, импресариолар белән дуслыгы турында беләчәк. Бөек бас талантын хөрмәт итүчеләр XX гасырның беренче өчтән бер өлешендәге Бродвей атмосферасына чумачак, Мәскәү театрларының әйдәп баручы артистлары катнашлыгындагы «Шаляпин/О’Нил» комедия-опера спектакленең видеофрагментларын күрәчәк.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: