+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әхмәт өйләнер микән?

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында бүген кич бик матур премьера күрсәтеләчәк.  

Әхмәт өйләнер микән?
Әхмәт өйләнер микән?

Спектакленең төп герое Әхмәтне бер сорау борчый — “Әллә өйләнергә инде?” — дип баш вата ул. Спектакльнең исеме дә шушы җөмләдән гыйбарәт.


Театрның әдәби-драматургик бүлек мөхәррире Айгөл Юлъякшина билгеләвенчә, сәнгать сөючеләрне бүген бик күңелле тамаша көтә. Ул бераз спектакльнең эчтәлек серләрен дә ачты.


Өйләнергә теләгән төп геройга дуслары һәм туганнары, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, аңа бер түгел, һәркайсы үз киленен әзерләп куйган! Буйдак егет булып йөрүдән Әхмәт үзе дә туйган, әмма гомерлек парны сайлауда аңа үз йөрәге, үз хисләре ярдәм итәргә тиеш.


—Хәер, “Әллә өйләнергә инде?!” комедиясендә бары тик мәхәббәт хакында гына сүз бармый. Автор – билгеле язучы Юныс Сафиуллин тормышта булган әллә никадәр күренешләрне күздән кичерә; намус, әхлак, тәрбия, башкалар исәбенә җиңел баерга омтылу кебек җитди мәсьәләләргә кагыла. Ә спектакльнең режиссеры һәм музыкаль яктан бизәүчесе, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев, бу темаларны җиңел юмор калыбына салып, тамашачы күңеленә “туры юл яра”, — ди Айгөл.


Спектакльнең бизәлеше өчен танылган осталар – Башкорстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина һәм костюмнар буенча рәссам, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Степанова җавап бирә.


Спектакльдә “Нур”ның танылган һәм яшь артистлары катнаша. Әхмәт ролендә – Динар Тимершәехов белән Фәнил Гайзетдинов.
Премьера 17, 18, 30 мартка тәгаенләнгән.


Бүген кичке җидедә “Нур”га килегез, үкенмәссез!

Фото: Эдуард Зарипов.

Әхмәт өйләнер микән?
Әхмәт өйләнер микән?
Әхмәт өйләнер микән?
Әхмәт өйләнер микән?
Әхмәт өйләнер микән?
Әхмәт өйләнер микән?
Әхмәт өйләнер микән?
Әхмәт өйләнер микән?
Әхмәт өйләнер микән?
Әхмәт өйләнер микән?
Әхмәт өйләнер микән?
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: