+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мәдәният хезмәткәренә - 1 миллион сум

Радий Хәбиров Башкортстан мәдәният хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме турында Указга кул куйды.

Мәдәният хезмәткәренә - 1 миллион сум
Мәдәният хезмәткәренә - 1 миллион сум


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме чаралары турында Указга кул куйды.
Документ нигезендә 2023 елда 30 мәдәният хезмәткәре өчен 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләнә. Сүз һөнәри белемле дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре белгечләре, шулай ук өстәмә белем бирү профильле учреждениеләре – балалар музыка, сәнгать, хореография мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре педагогик хезмәткәрләре турында бара.
Түләүләргә 2021 елдан башлап 50 меңгә кадәр кеше яшәгән Башкортстанның авыл торак пунктларына яки шәһәрләренә эшкә килгән белгечләр дәгъва итә алачак.
Түләүләр бирү тәртибен һәм шартларын, шул исәптән белгечләрне сайлап алу критерийларын, 30 көн эчендә республика Хөкүмәте эшләячәк.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: