+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа Актанышбашта кичләр ямьле

Әлеге авыл халкының активлыгына һәм сәнгатьне шулкадәр яратуына сокланырлык.  

Яңа Актанышбашта кичләр ямьле
Яңа Актанышбашта кичләр ямьле

Краснокама районының Яңа Актанышбаш авылында хезмәт сөючән, яңалыкка омтылучы халык яши. Авыл мәктәбе берничә ел элек кенә 100 еллык күркәм юбилеен билгеләде. Озак еллар дәвамында урта мәктәп статусы йөртүче уку йортында бердәм, тырыш укытучылар коллективы тупланган. Шуңа мәктәп тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда югары баллар җыя һәм илебезнең иң абруйлы уку йортлары ишекләрен дә ышанычлы ачып керә.
Авылның мәдәният йорты – районда иң яхшыларның берсе. Биредә “Ихлас” вокаль ансамбле, пенсионерларның “Нәүруз” җыр ансамбле, “Хәзинә” фольклор һәм “Тамаша” драма коллективлары уңышлы эшли.

Авыл халкы “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына бердәм кушылды. Программа кысаларында 2016 елда авыл зиратының коймасы яңартылды. Бер елдан шундый ук эш Шушнур авылы зиратында башкарылды. 2018 елда урта мәктәп бинасында ишек һәм тәрәзәләр алыштырылды. Алдагы елда анда электр челтәре яңартылды һәм җылы бәдрәф тәзелде. Юбилейга әзерлек барышында мәктәпкә илтүче юлга асфальт түшәлде. Нәтиҗәдә, мәктәп һәм аның тирә-ягы күзгә күренеп матурланды.
Аннары авыл халкы бу программа кысаларында мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрергә карар итте, чөнки халык мәдәният учак­ларының эшчәнлеген югары бәяли. Аларда район күләмендәге чаралар да даими үткәрелә. Мәсәлән, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Ветераннар күңеле картаймый!” дигән район фестивале берничә ел рәттән Актанышбаш мәдәният йортында үтте.
Ремонт вакытында физик мөм­кинлекләре чикле булганнарның да ихтыяҗлары исәпкә алынды. Алар өчен мәдәният йортына керү урынында уңайлы пандус урнаштырылды.
Авыл халкы Бөек Ватан сугышы фронтларында зур батырлыклар күрсәткән. Шуларны исәпкә алып, мәдәният йорты ихатасында Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә обелиск урнаштырылды. Ул тулысынча диярлек халыктан һәм иганәчеләрдән җыелган матди ярдәм исәбенә төзелде.
2020 елның 1 декабреннән Яңа Актанышбаш мәдәният йорты Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин исемен йөртә. Ул легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең байрак йөртүчесе булган, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены, бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Мәдәният йортында бүген дивизия байрагының күчермәсе саклана.
Шуны да әйтү урынлы булыр: авылның урта мәктәбе шулай ук Башкорт кавалерия дивизиясенең тагын бер каһарманы Хәнәфи Нургалиев исемен йөртә.
Мәдәният йортына унбиш елдан артык инде Динара Арслангәрәева җитәкчелек итә. Ул кечкенә чагыннан җырчы булырга хыялланган. Тик
нефтьче булып эшләүче әтисе һәм колхозчы әнисе бу хакта ишетергә дә теләмәгәннәр, чөнки ул елларда авыл халкы артист һөнәренә бик ышанып бетми иде. Дөрес, артистларны һәркем ярата, концерт-спектакльләргә дә теләп йөриләр, шаулатып кул чабалар... Тик барысының да күңелендә “безнекеләр сәхнәдән ераграк булсын” дигән уртак фикер өстенлек итә. Һәр ата-ана үз балаларының төпле һөнәр алып, тормышта үз урыннарын табуын, җиң сызганып эшләп, мул тормышта яшәвен тели иде. Һәм моның өчен аларны гаепләү дә мөмкин түгел.
Шуңа Агыйдел шәһәрендә урта мәктәп тәмамлаган Динарага Нефтекамадагы һөнәрчелек лицеена укырга кереп, кассир-контролер һөнәрен үзләштерергә туры килә. Ләкин кызның күңеле барыбер сәхнәгә тартыла. Шуңа тота да туган авылы Яңа Хаҗи клубына художество җитәкчесе булып эшкә урнаша. Шул елда ук Чиләбе мәдәният һәм сәнгать академиясенең читтән торып уку бүлегенә керә. Алгарак китеп, шуны да әйтергә кирәк: Динара, аны уңышлы тәмамлап, режиссер белгеч­леге ала.
Моңлы тавышлы җырчы, җәмәгать эшләренең уртасында кайнаучы кызны районда да бик тиз күреп алалар. 2007 елда мәдәният бүлеге Яңа Актанышбаш клубы мөдире вазыйфасына тәкъдим иткәч, Динара һич икеләнүсез риза була.
– Яңа Актанышбашта мин беркемне дә белми идем. Шуңа эшкә башлаган елларда бик авыр булды, – дип искә ала Динара Мөхәммәтдин кызы.
Бәхеткә, яшь кызга ярдәмгә авыл активистлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар килә. Лаеклы ялдагы Сәгыйрә Хисмәтуллина, Рәшит Нуршаев, Иниза Вәлиевага Динара бүген дә рәхмәтле. Алар эшлекле киңәшләре белән дә ярдәмгә килгән, кирәк вакытта сәхнәгә дә чыккан. Ветераннар вокаль ансамблен оештыручылар да алар булган. Соңрак аларга Зилә Якупова, Рим Мирсәетов, Заһир Әнвәров, Рауза һәм Артур Разетдиновлар кушылган. Аккомпаниатор “йөген” бертуган Төхбәтуллиннарның районнан еракларда да киң билгеле гармунчылар ансамблендә уйнаучы Рәүф Төхбә­туллин үз иңнәренә алган. Ул үзе үк җырлар да яза һәм аларны сәхнәдән башкара да.
Авылда мәдәният тормышында яңалыклар, үзгәрешләр булып кына тора. Кемнәрдер китә, алар урынына яңалары килә. Мәсәлән, лаеклы ялдагы Риф ага Гыйльмәтов моннан берничә ел элек кенә үзешчән сәнгатьтә иң актив катнашучыларның берсе иде. Шигырьләр язып, аларны сәхнәгә чыгып, матур итеп укый да иде. Гыйльмәтовлар гаиләсенә багышлап мәдәният йортында бик матур кичә үткәргәннәре дә хәтердә. Бүген исә ул мәрхүм.
Илфира Әкбәрованың озак еллар инде сәхнәдән төшкәне юк. Ул үзенчәлекле матур тавышы белән җырлый. Соңгы елларда аңа мәктәптә укытучы булып эшләүче кызлары Рузилә белән Инзилә кушылды. Җырчылар сафы, шулай ук, Ләйсән Әхмәдуллина һәм Фәвәдә Исламова белән тулыланды.
Яңа Актанышбашта берничә ел
булганым юк иде. Күптән түгел Ватан сакчылары көненә багышланган кичәгә чакырдылар. Сәхнәдә чыгыш ясаган­нарның күбесен танымадым, чөнки үзешчән артистлар сафы сизелерлек яңарган. Зинфирә Ямалетдинова, Римма Дәүләтова, Миләүшә Вәлиева, Рәмзия Гыйләҗетдинова, Зилә Шә­рифуллина, Регина Муллакаева, Роксана Гыйльмуллинаның “сәхнә карьерасы” өметле күренә. Үзешчән артистлар арасында күптәнге танышым, Яңа Актанышбаш урта мәктәбе укытучысы Лариса Закированы да күрү минем өчен бик куанычлы булды.
Айсылу Хәбетдинова турында аерым язасым килә. Ул Нефтекамада яши, мәктәп укучысы. Шәһәр филар­мониясенең “Тәңгәвер” бию ансамб­ленең балалар төркемендә шөгыль­ләнә. Әнисе Илина Яңа Актанышбашта туып-үскән. Айсылу авыл мәдәният йортында оештырылучы бер генә чарадан да читтә калмый. Төрле милләтләрнең бию­ләрен зур осталык белән башкара.
Динараның кызы Диана да кеч­кенәдән артист булырга хыялланып үсте. Әмма аның бу теләгенә каршы төшүче булмады. Диана Башкортстан мәдәният һәм сәнгать колледжының хореография бүлегенә укырга керде. Укыганда иң яхшы укучы булып танылды. Шуңа аның колледжны кызыл дипломга тәмамлавы беркем өчен дә көтелмәгән хәл булмады. Бүген Диана Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә яши, Халык иҗаты йортында хореограф булып эшли, яшь буынны биюче һөнәренең нечкә­лекләренә өйрәтә.
– “Туган җирдән төшкән җир артык!” дигәннәре дә дөрес икән, – дип елмая Динара Мөхәммәтдин кызы. – Туган авылым Яңа Хаҗины, анда яшәүче әти-әниемне бик сагынып кайтам да утырып чәй эчү белән Яңа Актанышбашымны сагына башлыйм.
Моның шулай булуына һич шигем юк, чөнки биредә Динараны яраткан хезмәте, сәхнәдәш дуслары, күптән түгел генә тергезеп кергән иркен, зур йортларында тормыш юлдашы Әсхәт, 6нчы сыйныф укучысы Ислам көтәләр.

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: