-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Күңелләргә тылсымлы сүз – моң таратучы

Башкортстанның халык артисты, виртуоз баянчы Халит Фатыйховка – 65 яшь.

Күңелләргә тылсымлы сүз – моң таратучы
Күңелләргә тылсымлы сүз – моң таратучы

Безнең халыкта баянда, гармунда уйнаучыларга үзгә ихтирамлы, мәхәббәтле мөнәсәбәт яши, чөнки алар — кеше күңеленә моң тарата алу сәләтенә ия. Бүген сүзебез баянда өздереп уйнавы белән берничә буын кешеләренең күңелләрен җилкендерүче, моңлан­дыручы, юатучы оста музыкант, виртуоз баянчы Халит Фатыйхов турында.

– Мин Илеш районының Сәеткул авылында тусам да, әтием мине Исәмәт авылында туган дип яздырган. Ул үзе тумышы белән шул авылдан. Әтием Тимершәех — тирә-якта танылган баянчы, әнием Халидә – оста җырчы иде. Алар әтием хәрби хезмәтен тәмамлап, Илеш район үзәгенә эшкә кайткач таныша. Әтием урам тутырып, гармун уйнарга яраткан була. Менә шундый кичләрнең берсендә яшьләр таныша да инде. Җыр-моң яраткан ике яшь йөрәк бергә кушыла һәм гөрләтеп туй да үткәрә. Аннан соң әтием алты айлык гармунчылар курсын тәмамлап кайта һәм аларның артист тормышы башлана. Әйткәндәй, әтиемнең әтисе дә оста һәм танылган гармунчы була. Картәтием Фатыйх Бөредәге Ямали һәм Уфадагы Камали байларның оркестрында музыкант булып эшли. Өлкәннәр сөйләвенчә, Казанда филармония ачуда да катнашкан. Ә менә туган авылына ул һәрвакыт иң яхшы атлар җигелгән тройка белән кайткан. Нәкъ аның кайтып килүен авылдашлары 15-20 чакрымнан ук кыңгырау һәм гармун тавышыннан белеп торганнарын да бик күп тапкырлар ишетеп үстем.
Әтием яхшы музыкант та, сәләтле оештыручы да була. Алар Башкорт­станның берничә районында мәдәният йортларында, Ырынбур филармо­ниясендә дә эшлиләр. Уфага филармониягә дә эшкә чакыру алалар. Тик мөстәкыйльлек, ирек яраткан һәм авылдагы иркенлеккә өйрәнгән әтием бу эштән баш тарта. Ире риза булмагач, билгеле инде, әнием дә башкалада калмый. Алар Илеш районының искиткеч табигатьле, урман һәм күл буена сыенып утырган Кызыл Байрак авылына кайтып төпләнәләр һәм гомерләренең азагына кадәр шунда яшәделәр.
Без гаиләдә ике малай үстек. Абыем Фаит та оста аккордеончы һәм рәссам. Ул Уфа сәнгать училищесын тәмамлап, үз һөнәре буенча эшләде. Минем балачак әниемнең туган авылы Сәеткулда картәни белән картәти янында узды, чөнки әти-әнием күп вакытта гастрольләрдә булды. Алар абый белән мине дә үзләре белән ала иде. Советлар Союзының бик күп шәһәрләрендә бергәләп концертлар куеп йөрү – балачакның бер матур хатирәсе булып саклана.

Баянлы мәктәп еллары һәм Әлфия Афзалова

Беренче сыйныфта укыганда ук әти-әни миңа “Тула” баяны алып бирделәр. Көне-төне баянда уйнадым һәм әйтергә кирәк, бу шөгылем миңа бик ошый иде. Радиодан Редик Фәсхетдиновның чыгышын көтеп ала идем. Бар дөньямны онытып, елый-елый аның уйнаганын тыңлап, көйләрне отып калырга тырыштым. Мәктәптәге, авыл клубындагы чараларның уртасында кайнаучы һәм баянчы мин булдым. Башлангыч сыйныфларны тәмамлагач, күрше Ишкар авылына йөреп укый башладым. Иртән бер чынаяк чәй эчеп мәктәпкә китәм дә, кич белән генә кайтам. Хәзер уйлыйм, ник шунда бер телем икмәк булса да портфелемә салып йөрмәдем икән дә, ник бер укытучы өенә алып кайтып, бер чынаяк җылы чәй булса да эчермәде икән, дип. Күрәсең, заманы шундый булгандыр инде. Мин моны ни өчен искә алам соң? Мәктәпне тәмамлар алдыннан табиблар миңа ашказаны җәрәхәте диагнозы куйды. Сәбәбе – көне буе диярлек ач йөрү иде.
Әнә шул чиремне дәвалап, дәваха­нәдә ятканда, абыем Илешкә Әлфия Афзалованың гастрольләр белән килүен әйтте. Гастрольләр вакытында баянчысының фаҗигале үлүе аркасында җырчы үзенә баянчы эзли икән. Абыем ничек итсә итте, мине дәваханәдән алып чыгып, Әлфия Афзалова янына алып барды. Уйнатып карадылар. Әлфия апа минем уйнаганны яратты һәм без аның белән Илеш, Дүртөйле, Краснокама районнары буйлап гастрольләрдә йөреп чыктык, – дип хатирәләре белән уртаклаша Халит абый.

Тормыш юлындагы мөһим очрашулар

Бу тормышта бер генә очрашу да очраклы булмаса да, Халит Фатыйховка Әлфия Афзалова төркеме белән башкача эшләргә насыйп булмый, гәрчә җырчы аны үзендә эшләргә чакырса да. Халиткә җәйге гастрольдән соң кабаттан дәваханәдә дәваланырга, мәктәпне тәмамларга кирәк була. Аннан соң ул район мәдәният йортына эшкә урнаша. Инде оста гармунчы дигән исеме көннән-көн ныгыган Халитнең язмышына тагын бер очрашу тәэсир итә. Илешкә Филүс Гәрәев гастрольләр белән килә. Аның да баянчысы булмаганлыктан, Халит танылган җырчы белән концертлар куя. Әлеге җырчы белән бригаданың администраторы Нәфкать Шәрипов та килгән була. Халит белән алар Әлфия Афзалова концертлары вакытында ук танышып калган, өстәвенә, Нәфкать Шәрипов Халитнең әтисе Тимершәех абый белән дә таныш һәм дус була. Өлкәннәр Халитне Уфага алып китеп, эшкә урнаштырырга сүз куеша. Нәфкать Шәрипов филармония директоры янына кереп сөйләшә, Филүс Гәрәевның каршы түгеллеген әйтә. Шулай итеп, ул Филүс Гәрәев белән эшли башлый. Ә киләчәктә тормыш юлында мондый мөһим очрашулар бихисап булачагын яшь баянчы әле күз алдына да китерә алмый.

Филармониягә багышланган 45 ел гомер

Филармониягә килеп, ике ай Филүс Гәрәев бригадасында эшләгәннән соң, Халит фойеда кемнедер көтеп утырган кызны күрә һәм беренче караштан гашыйк була.
– Мин зәңгәр пальто, чия төсендәге башлык кигән курчак кебек чибәр кызны күрдем һәм гашыйк булдым. Моңа кадәр бер генә кыз белән танышканым булмаса да, янына килеп, берничә сорау бирүгә, аны чакыртып алдылар. Шулай да чибәр кызның исемен, филар­мониядә эшләгәнен һәм кайсы тарафка гастрольгә китүен белеп өлгердем. Икенче көнне инде мин үзем дә аның артыннан Чакмагышка “Ява” мотоциклында җилдердем. Икебез дә бер-беребезгә беренче караштан гашыйк булып, сүзсез дә аңлашып, бер дулкында йөзгәнгә күрә, озакламый өйләнештек. Ул чакта минем бар мөлкәтем – “Ява” мотоциклы, ә Лилиянең тулай торакта бүлмәсе бар иде. Шулай итеп, гаилә тормышыбыз башланды. Лилия ул чакта Рамазан Янбәков бригадасында эшли иде. Озакламый мин дә шул бригадага күчтем, – ди Халит Тимершәех улы.
Филармониядә эшли башлагач, ул читтән торып Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт училищесында белем ала.
Халит Фатыйхов филармониядә хезмәт юлын 1978 елда башлый һәм әлеге көнгә кадәр аңа тугры кала. Шушы 45 ел вакыт эчендә ул виртуоз баянчы, балачактан үзенең идеалы итеп санаган Редик Фәсхетдинов белән бергә чыгышлар ясый. Халкыбызның алтын тавышлары, легендалары Илһам Шакировка, Фәридә Кудашевага, Әлфия Афзаловага баянда уйный. Хәйдәр Бигичев, Фәнүнә Сираҗетдинова, Флүрә Килдиярова, Нәзифә Кадыйрова һәм башка бик күп танылган җырчыларның аккомпаниаторы була. Аңа сәләтле шәхесләребез – халык арасында “Кәтүк” дип танылу алган Әхәт Уразмәтов, Филүс Гәрәев, Шамил Хәмәдинуров белән бергә эшләү бәхете дә тия. Озак еллар буена ул “Ихлас” эстрада коллективының музыкаль җитәкчесе һәм аккомпаниаторы була.
Данлыклы эстрада режиссеры Фатыйх Ихсановны сагынып, ихтирам итеп искә ала Фатыйховлар. Ул үткәргән “Тальян гармун” бәйрәмнәрендә, төрле кичәләрдә, зур чараларда Лилия һәм Халит Фатыйховлар программа үзәгендә булалар. Яңавыл шәһәрендә Фатыйх Ихсанов истәлегенә үткәрелгән гармунчылар бәйгесендә Фатыйховлар жюри әгъзасы булып катнашалар.
Бүген Халит Фатыйхов Баш­кортстанның халык артисты Фәдис Ганиев бригадасында эшләвен дәвам итә.

Уфа — Казан

Татарстанда да Халит Фатыйхов исемен белмәгән, аны танымаган кеше бар микән? Юктыр! Ул танылган җырчы­ларның аккомпаниаторы булудан тыш, җырчыларга Казанда үткәрелгән конкурсларга әзерләнергә дә ярдәмләшә. “Татар җыры” конкурсында Халит абыйга кушылып җырлаган җырчы мотлак рәвештә җиңүче яисә лауреат була. Башкортстандагы һәртөрле иҗади конкурсларда катнашып алган бүләк­ләренең исәбе-саны юк.
– 1991 елда Казанда узган “Татар җыры” конкурсына яшь җырчы Фәдис Ганиевны үз машинама утыртып, алып бардым. Фәдис бик уңышлы чыгыш ясады һәм беренче урынны яулады. Аннан соңгы елларда Салават Әхсәнов, Фәйрүзә Нуриева, Зөһрә Смакова, Венер Абдуллин, Җәмил Әбделмәнов, Илһам Вәлиев, Рәмил Хаҗиев белән дә матур чыгыш ясадык, җиңүләр яуладык, – ди Халит абый.
Һәр призлы урынны яулауга үз өлешен кертүдән тыш, бәйгегә килгән башка конкурсантлар белән дә чыгыш ясый ул. Моны оештыручылар да күрә һәм Халит Фатыйхов “Иң яхшы аккомпаниатор” дипломы белән бүләкләнә, Татарстан Мәдәният министрлыгының “Иң яхшы музыкант” призына лаек була. Мондый виртуоз баянчыны, әлбәттә, әледән-әле Татарстанга эшкә чакыручылар булып тора. Алар арасында Салават Фәтхетдинов, Габ­делфәт Сафин да була.
– Инде күченергә әзерләнеп беткәч, кире уйлаган чакларыбыз да булды. Туган ягыбыз – Башкортстаныбыздан аерыла алмадык. Аннары, кайчандыр үзләрен эшкә чакырып та, филар­мониягә килмәгән әтинең сүзен егасыбыз килмәде. Ул безгә гел генә: “Эшләгән җи­регезнең кадерен белегез! Филар­мониядә эшләү – зур бәхет!” – дип әйтә килде.

Гаилә – терәк

Халит Фатыйхов тормыш иптәше Лилия Гарифулла кызы белән тормышта да, сәхнәдә дә бер-берсенә терәк булып, кулга-кул тотынышып, соклангыч итеп яшиләр. Лилия ханым Айнурны тапканнан соң 11 ай гына бала карап, өйдә тора. Аннан соң, ире һәм күкрәк баласы белән бергә гастрольләргә чыгып китә. Лилия Гарифулла кызы — нәфис сүз остасы. Аның монологлары, җырлары, биюләре, гармунда, мандолинада оста уйнаулары тамашачыларны таң калдыра, көлдерә, елата, уйландыра. Бүген инде ул Башкортстанның халык артисты дигән дәрәҗәле исемгә ия.
Фатыйховлар гаилә коргач, 20 ел тулай торакта яши. Уйлап карасаң, бу бик күп вакыт! Инде икесе дә танылган артистлар булса да, үзләренә фатир бирелергә тиешлеген дәгъва итеп йөрмиләр. Шулай да, фатирлы булу бәхете тия аларга.
– Әлеге фатирыбызның ачкычын кулыбызга алгач, балалар белән аны карарга килдек. Айнур тышкы ишектән башын тыкты да: “Кайсы бүлмәдә без яшәячәкбез?” – дип сорады. Ул туганнан бирле тулай торак коридорындагы бихисап бүлмә ишекләрен күреп өйрән­гәнлектән шулай уйлаган инде, – дип искә ала Лилия ханым бу вакыйганы исенә төшереп.
Әйе, алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, ике талант иясенең балалары да кечкенәдән үк искиткеч сәләтләре белән сокландыра. Фатыйховларның ике уллары – Илшат белән Айнур да сәнгать юлыннан китә һәм талантлы музыкантлар булып таныла.
– Илшат филармония каршындагы хәрби частьта хезмәт итте. Бер үк вакытта филармония концертларында да катнашты. Тамаша алдыннан гына йөгереп килеп керә дә, тиз генә хәрби формасын сәхнә костюмына алыштырып, синтезатор артына килеп баса иде. Шулай ике арада йөреп, хезмәт итте ул. Аннан соң инде эшкә урнашты. Бүген дә ул филармониядә музыкант-аккомпаниатор булып эшли. Киленебез Алина белән оныгыбыз Эмильне тәрбияләп үстерәләр. Әйткәндәй, Айнурыбыз холкы белән Тимершәех картәтисенә охшаган иде, Эмиль – Айнурга охшаган. Алар холыклары белән тынгысыз, үткер, шук һәм ирек яратучылар.
Айнурга 7 яшь тулгач, аны сәнгать институты каршындагы сәләтле балалар өчен махсус мәктәпкә Николай Махней классына укырга бирдек. Ул кечкенәдән хөкүмәт концертларында катнашты. Русия шәһәрләрендә үткән төрле халыкара конкурсларда өч тапкыр лауреат булды. 1995 елда “XX гасыр – XXI гасырга” дигән алтын китапка исеме кертелде. Швейцариядә узган бөтендөнья кубогында Айнур иң яшь баянчы булып, Җир шарында җиденче музыкант исемен яулады. Улыбызның бу югары уңышларында аның укытучысы Николай Ивановичның да өлеше бик зур. Айнурга ул икенче әтисе кебек булды. Ә инде профессиональ музыкант булгач, улыбыз татар-башкорт эстрадасының иң танылган җырчылары белән эшләде.

Фаҗига

Әти-әни өчен үз баласын югалтудан да авыррак кайгы юк. Кызганыч, Фатыйховлар гаиләсен бу кайгы урап үтми. Уллары Айнур – якты йолдыз кебек янды да, кинәт кенә атылды. 2020 елның көзендә коронавирус чире аны арабыздан алып китеп, барыбызны да шок хәлендә калдырды. Япь-яшь, сәламәт, энергиясе ташып торган сөлектәй ир-егетнең нибары 37 яшендә генә арабыздан китүе бик аяныч һәм үкенечле. Баяннан тыш, курай, гармун, аккордеон, тальян, кубызда уйнаган Айнурны белгән һәркем аның Ходайдан бирелгән сәләтле, талантлы музыкант, виртоуз-баянчы булудан тыш, киң күңелле, ачык йөзле, яхшы дус, шук һәм шаян булуын ассызыклый.
– 2020 елның көзендә таралган куркыныч чир бик күпләрне аяктан еккан кебек, безне дә читләп узмады. Бары тик үз эшләренең осталары – бүлек мөдире Алия Әкбарова, өлкән шәфкать туташы Гүзәл Фәхретдинова, шәфкать туташлары Клара Шәрәфетдинова, Ольга Капитонова, Венера Мөхетдинова, Зинира Гөбәй­дуллина ярдәме белән генә терелеп, аякка баса алдык.
Айнурның үлеме турында дәваханәдә хәбәр иттеләр. Ул чакта карантинда идек. Безне аны соңгы юлга озатырга да чыгармадылар. Улыбызны җирләргә ярдәмләшкән барлык туганнарга, дусларга, ул чактагы Уфа филармониясе директоры Айдар Зөбәйдуллинга чиксез рәхмәтлебез.
2021 елның 22 февралендә, Айнур­ның туган көнендә, Ришат Төхвәтуллин, аның администраторы Илгиз Бәдрет­динов башлангычында улыбызның иҗатташ дуслары белән берлектә хәйрия концерты оештырылды. Ул акчага Айнурның каберенә таш куйдырдык. Моның өчен үз өлешен, ярдәмен керткән һәркемгә рәхмәтлебез, – ди Халит абый.
Фатыйховлар фатирында Айнурның бүлмәсендә аның кечкенәдән уйнаган гармуннар коллекциясен әти-әнисе күз карасыдай саклый. Улларының исемен мәңгеләштерү йөзеннән республикада яшь гармунчылар арасында бәйге оештырылачагына да ышаныч­лары бар аларның.

Музыка көче һәм Динго

Фатыйховларның Динго кушаматлы этләре белән дә сәхнәдә чыгыш ясаганнарын күпләр хәтерли. Лилия белән Халит Фатыйховлар немец овчаркасын көчек чагында ук үзләренә тәрбиягә алалар. Алар бик тә киң күңелле бул­ганга күрә, көн дә кунак килә яки сәхнәдәш дуслары репетициягә җыела. Менә шундый моңлы-җырлы, баян тавышлы кичләрнең берсендә аларның көчеге дә баянга кушылып “җырлый” башлый. Дингоның көйне дөрес итеп кабатлавын бар да аңлый. Бу хәл турында белгәч, Шамил Хәмәдинуров Лилия Гарифулла кызына эте белән концерт номеры эшләргә тәкъдим итә. Рәдиф Тимершин “Бартер” дигән сатирик хикәя язып бирә. Аның эчтәлегендә 90нчы еллардагы хәлләр сөйләнелә. Эт өйрәтүче булып эшләгән кинологка, акча юклыктан, эш хакына эт бирәләр. Ул гади генә эт булмыйча, җырчы да булып чыга. Менә шулай итеп, сценарий буенча Динго да сәхнәдә чыгыш ясый башлый. Инде тамашачылар Фатый­ховларның үзләрен һәм аларның җырчы этләрен дә карарга йөри һәм Дингоның да Башкортстанда даны тарала. Озакламый Фатый­ховларның җырчы эте турында БСТ каналының “Сәлам” тапшыруында күрсәтәләр. Динго турында Татарстанда да ишетәләр һәм Габделфәт Сафин аларны үзенең концертында катнашырга чакыра. Чакыру алганда Халит абый дәваханәдә яткан була, шуңа күрә дә ул аптырап калган хатынын берүзен генә Казанга барырга үгетли. Лилия Гарифулла кызы эте Динго белән Казанның Кәрим Тинчурин театры залында 16 көн чыгыш ясый. Татарстан тамашачылары да хәйран кала һәм артистларны көчле алкышларга күмә. Динго Фатыйховлар белән бергә чыгыш ясап, гастрольләргә йөреп 12 ел яши. Хуҗалары аны әле дә сагынып искә ала.
– Музыка кешеләрнең генә түгел, хайваннарның да күңелендә яши, алар аны аңлый. Моны без үзебезнең этебез һәм башка җанварлар мисалында да исбатлый алабыз. Кешеләр балачактан ук халык моңын, көен тыңлап үсәргә тиеш. Шулай иткәндә генә зәвык була, үз милләтенә мәхәббәт туа. Юкка гына “Илнең җыры бар, күңелнең моңы бар” димиләр бит. Моң – йөрәк түреннән чыккан тирән хис ул. Үз моңын белгән халыкның гына киләчәге бар. Моны яшьләр белсеннәр һәм аңласыннар иде. Тагын шуны да өстәп әйтер идем: тормыш дуслар һәм туганнар белән аралашып, дустанә мөнәсәбәттә яшәгәндә генә матуррак, күңеллерәк һәм җиңелрәк уза, – ди Халит Тимершәех улы.
Шагыйрь М. Галиев: “...Моң – бүтән телләргә тәрҗемә ителми торган, Ходай сулышы белән яратылган тылсымлы сүз”, – дип язган иде. Башкортстанның халык артисты, виртуоз баянчы, киң күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел Халит Фатыйхов ярты гасыр кешеләр күңеленә әнә шул тылсымлы сүз – моңны үзенең йөрәге аша үткәреп, түкми-чәчми башкаларга таратучы да инде.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: