+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Уфалла арбалары" җырларда гына калсын..."

Йөз яшьлек әтисе Габделфәт Сафинга хат язган. Ул мондыйрак эчтәлекле.

"Уфалла арбалары" җырларда гына калсын..."
"Уфалла арбалары" җырларда гына калсын..."

Танылган җырчы, 60 яшен тутырган  Габделфәт Сафинның юбилей концертлары бара. Шуларның берсендә ул 100 яшьлек әтисенең хатын укыган.

«Татарстанның халык артисты һәм халкыбызның яраткан җырчысы, төпчек улым Габделфәткә. Көзге салкын көннәрдә тусаң да, күңелең җылы, саф синең. Җан җылыңны биреп, халкыбызга хезмәт итәсең, «халык артисты» исемен лаеклы йөртәсең.

Адәм баласы гомере буе бәхет эзли, аны табарга тырыша. Син үз бәхетеңне җыр сәнгатендә һәм нәшрият өлкәсендә таптың. Шул тапкан бәхетеңне югалтмыйча яшәргә Ходай насыйп итсен сиңа. Җырла, улым, һаман җырла! «Уфалла арбалары» җырларда гына калып торсын, «Ак күлмәк»ләр тузмасын, «Чияләр» пешеп торсын!

Синең концертыңа яратып йөргән барлык тамашачыга олуг рәхмәтемне җиткерәм... Синең әтиең».

Елатырлык бит? Абзыйга - исәнлек-саулык, Габделфәткә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Фото: Салават Камалетдинов.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: