+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Белоруссия һәм Русия төбәкләренең X форумына әзерлек башланды

Мәскәүдә Русия парламентының Югары палатасы бинасында Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X Форумын үткәрүгә әзерлек буенча оештыру комитетларының уртак утырышы уза. Чара агымдагы елның 26-28 июнендә Уфада булачак.

Белоруссия һәм Русия төбәкләренең X форумына әзерлек башланды
Белоруссия һәм Русия төбәкләренең X форумына әзерлек башланды

Февральдә оештыру комитеты вәкилләре чаралар үткәрү мәйданчыкларын, кунакханәләрне, экскурсия маршрутларын, форум программасы проектын карау өчен Уфага килде. Быелгы утырыш киңәйтелгән форматта узды - анда Русиянең Федерация Советы Рәисе урынбасары Юрий Воробьев, Белоруссия Республикасы Советы Рәисе урынбасары Валерий Бельский, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Русия Федераль Җыелышы һәм Беларусь Милли Җыены әгъзалары, федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Юрий Воробьев катнашучыларны форум программасы проекты белән таныштырды.

- Төп чаралар 27 июньдә башланачак. Бу көнне күргәзмәләр, секция утырышлары, яшьләр парламентлары һәм сәүдә-сәнәгать палатасы линиясе буенча чаралар, мәдәни вакыйгалар эшләячәк. 28 июньгә Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Белоруссия Республикасы Милли җыелышы Рәисе Наталья Кочанованың төбәкләр башлыклары белән очрашуы, шулай ук пленар утырыш планлаштырылган. Форум кысаларында башка чаралар да узачак. Икенче тапкыр «Хәтер поезды» патриотик проекты оештырылачак. 27 июньдә 12 сәгатьтә поезд Уфага киләчәк. Алар белән очрашу планлаштырыла, - дип шәрехләде Юрий Воробьев.

Премьер-министр Андрей Назаров билгеләгәнчә, эшлекле программа чаралары Уфаның башка мәйданчыкларында да узачак: Уфа Фән һәм технологияләр университетында, Башкорт дәүләт аграр университетында, Дәүләт җыелышы-Корылтайда, «Уфимский» индустриаль паркында, «Яшьлек Хаус»та һәм башка урыннарда үтәчәк. Андрей Назаров секцияләр санын киңәйтергә тәкъдим итте, инфраструктура ягыннан Уфа моңа әзер булуын билгеләп үтте.

- «Торатау» конгресс-холлы базасында 300дән артык халыкара һәм федераль чара уңышлы уздырылды. Биредә Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X Форумының төп эшлекле чаралары, шул исәптән пленар утырыш та узачак. Янәшәдә, Салават Юлаев исемендәге мәйданда 350 квадрат метр мәйданлы заманча милли тирмә төзибез, анда Валентина Ивановна Матвиенко һәм Наталья Ивановна Кочанованың төбәкләрнең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре белән очрашуы узачак. Шулай ук янәшәдә "губернатор" авылы - 11 тирмә урнашачак, анда Русия һәм Белоруссия төбәкләре башлыклары очрашулар үткәрә алачак, - диде Андрей Назаров.

Премьер-министр шулай ук 24 июньдә, эшлекле программа башланыр алдыннан, Конгресс-холлда Яшьләр көне оештырырга тәкъдим итте. Аның кысаларында Студентлар отрядлары вәкилләренең слетын үткәрү планлаштырыла. Андрей Назаров шулай ук 28-30 апрельдә Башкортстанда үтәчәк Белоруссия Республикасы көннәре турында сөйләде.

Чараны тәмамлап, Премьер-министр республиканың вакыйганы мәгълүмати яктан алга этәрә башлавы турында белдерде. 18 март көнне Уфада форумга 100 көн кала хисаплау башлануга багышланган студентлар флэшмобы узды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: