"Булды бу. Инде монысы официально. Рәхмәтем чиксез. Бу минем өчен бик зур, кадерле бүләк. Әтием исән булса, шундый сөенер иде, миннән дә бигрәк бу көнне ул көтте... күрә генә алмады", - дип язган бүген билгеле җырчы Ләйсән Гыймаева. Һәм шунда "Татарстанның атказанган артисты" дигән таныклыкның да рәсемен куйган.
Котлыйбыз, Ләйсән. Син моңа, чыннан да лаек. Әтиең белмәсә дә, тамашачыларың синең өчен бик сөенә.
Фото: tnv.ru