-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Туй көне билгеләнгән

Яшьләргә матур теләкләрне кызганмыйк әле. 

Туй көне билгеләнгән
Туй көне билгеләнгән
Винарис Ильегетнең Лилия Хәмитовага тәкъдим ясавы турында язган идек.

Җырчы ТНВ телеканалындагы «Манзара» тапшыруында туйларының кайчан булачагы турында фикерләре белән уртаклашкан.

«Туйны июльдә уздырырга ният бар, Аллаһы боерса. Бу – эш атнасының бер көне булачак, чөнки туйга туганнар, хезмәттәшләр, иҗатташ дуслар гына чакырылачак. Арча, Пермьнән дә туганнарым чакырулы. Мәҗлес рестораннарымнан берсендә узачак», – дигән ул эфирда.
 
Әфарин! Бәхетле булыгыз, яшьләр!

Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: