+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Илсөя кыз алып кайтырга җыенамы?

Бик серле карап тора инде. Әллә...  

Илсөя кыз алып кайтырга җыенамы?
Илсөя кыз алып кайтырга җыенамы?

 Илсөя Бәдретдинова «сорау – җавап» уены оештырган.

Ул рубриканы «Беренче тапкыр мондый нәрсә эшлим. Сора давай» дип үзгәрткән.

«Трактор йөрткәнегез бармы?» – дип сораучыга ул трактор белән тулы бер фотосессия тәкъдим иткән һәм «16 яшьтән әтинең тракторында шабашкага йөри идем инде», - дип җавап та язган.

Калган сорауларга җавапны әңгәмә рәвешендә тәкъдим итәбез.

– Улыгызны сагынасызмы?

– Еларлык булып. Ул аерым яши. Укый. Эшли. Казанга кайткан вакытта да очрашу мөмкинлеге юк. Төнлә бары тик берничә сәгатькә генә очрашабыз.

– Нинди үлчәмдәге кием киясез?

– 44-46 размер. Ашауга карап.

– Җырчы булмасагыз, нинди өлкәдә эшләр идегез?

– Журналист булыр идем. Тәҗрибәм бар, яхшы гына килеп чыга иде.

– Сез фатирда яшисезме?

– Йортта.

– Бер кыз алып кайтуыгызны телим.

– Булмас шул инде.

– Сыер сауганыгыз бармы?

– И-и-и, теләсә нәрсәне сава алам.

- Сез чынлап та төрмәдә утырдыгызмы? – дип кызыксынган Илсөядән нидер белгән бер «подписчигы».

Җырчы бу сорауга җавап итеп: «Бер төн! Шәһәр чыршысыннан авыл чыршысына лампочка урладым», – дигән.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-syerny-gyna-tugel-telasa-narsane-savam-5858270

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: