+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Элвин Грей кыяфәтен үзгәрткән

Шушы көннәрдә аның зур гастроль туры башланды. Көтәсезме?

Элвин Грей кыяфәтен үзгәрткән
Элвин Грей кыяфәтен үзгәрткән

Элвин Грей (Радик Юлъякшин) гастрольләр алдыннан имиджын үзгәрткән. Популяр артистның чәчен буяганнар, дредларга үргәннәр, тагын ул Русия әләме төсләрендәге куртка кигән.

"Бүген без гастрольләребезне башлыйбыз. Беренче шәһәр - Чистай", - дип фанатлары белән уртаклашкан Радик.

Артистның иҗатын яратучыларның барысы да аның образының үзгәрүен уңай бәяләми, кайберләре тиргәп тә ала. Комментарийларда аны шулай ук «Башкорт Шаманы» дип атыйлар.

"Нинди чәч белән дә, Радик, син сөйкемле, әмма моңа кадәргесе ничектер өйрәнелгән иде», - дип язган бер фанат.

Сәхнәгә чыккач, артист үзенә җәлеп итәргә тиеш, ә нигә әле менә шушы ысул белән дә түгел?!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: