Әлеге бәйрәмне иҗади һөнәр ияләре, сәнгать эшлеклеләре, шулай ук мәдәни мирасны саклаучылар һәм популярлаштыручылар билгели.
Бүгенге шартларда Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төп мәдәни, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм алга этәрү буенча эше аерым мәгънәгә ия. Мәдәният авыр вакытларда рухны ныгыткан һәм кешеләрне батырлыкларга һәрвакыт рухландырган. Республиканың артистлар агитбригадалары якташларыбыз Донбасска китәр алдыннан әзерлек үткән урыннарда да чыгыш ясады.
Иҗади сәфәрләр һәм гастрольләр Русиягә кушылган яңа төбәкләрдә дәвам итә. Донецк, Луганск халык республикаларына, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә дә барып чыгыш ясыйлар. Гастрольләр халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлектә төп юнәлешләрнең берсе булып тора.
Мәдәният бүген төбәк үсешенең мөһим һәм аерылгысыз өлешенә әверелде, шулай ук җәмгыятьне һәм дәүләтне үстерү өчен рухи һәм әхлакый нигез булып кала. Ә инде шушы өлкәдә хезмәт итүчеләр башкалардан үзенчәлекләре белән аерылып тора: алар — зыялы, нәзакәтле, белемле, илһамлы, сәләтле, киңкырлы шәхесләр. Алар – тормышыбызга яктылык, нур, җылылык таратучылар, дөньябызны матурлаучылар, күңелләребезне сафландыручылар.
Мәдәният учреждениеләре – мәдәни мирасыбыз сагында торучылар, милли кыйммәтләрне, үткәннең һәм бүгенгенең иҗади җимешләрен саклап калучы социаль институт та. Аларның һәркайсының әдәбиятка, сәнгатькә, иҗатка армый-талмый хезмәт итүләрен телибез. Ә инде Мәдәният хезмәткәрләре көне алга таба әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең генә түгел, ә үз тормышларын сәнгатьсез күз алдына китерә алмаучы, музей һәм китапханәләргә йөрүче, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр бәйрәменә дә әверелсен иде.