+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Мәңгелеккә бергә булсак иде"

Күз алып булмаслык матур кызлар булды тормышымда, ди Ришат Төхвәтуллин.

"Мәңгелеккә бергә булсак иде"
"Мәңгелеккә бергә булсак иде"

"Туган тел" каналында «Күзгә күз карашып» тапшыруы алып баручысы Зифа Нагаева тапшыруның чираттагы кунагы итеп Ришат Төхвәтуллинны чакырган иде.  Җырчының өйләнүе турында да сүз булды.

- Күп еллар дәвамында концертларымда «Кайчан өйләнәсең?» дип сорап килделәр. Мин инде белә идем өйләнәсемне. Тик бу сорау күпләрне борчыды. Бервакыт минем хакта төрле сүзләр дә йөри башлады. «Нормальный» егетме икән ул, өйләнергә уйламый, дигәнне дә ишеткән булды, хәтта. Халык күп фикерле. Ничә мең кеше – шул хәтле фикер залда.

Мин әлеге мәсьәләгә күптәннән әзер идем. Тик, бер өйләнгәч, гомерлеккә булсын иде дип, вакыйгаларны ашыктырмадым. Аннан мин үз әти-әниемә карыйм да, тормышта мәхәббәттән тыш сабырлык та кирәк икәнлеген аңлыйм. Миңа кем түзә алыр икән, дидем.

Әлбәттә, кызлар булды, күз алып булмаслык матур кызлар да булды тормышымда. Барысы арасыннан Алияне сайлап алдым. Чөнки ул сабыр, миңа түзә, еллар аша сыналган. Ходай насыйп итсен иде әти-әнием кебек матур гаилә корырга һәм мәңгелеккә бергә булсак иде, дигән теләктә калам. 

Фото: "Татар-информ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: