+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

«Тукай моңнары-2023» башланды

«Тукай моңнары-2023» Бөтенрусия сәнгатьле уку конкурсы башлана.

«Тукай моңнары-2023» башланды«Тукай моңнары-2023» башланды
«Тукай моңнары-2023» башланды

Конкурсантларның чыгышлары тематикасы:
– дөнья халыклары телләрендә Габдулла Тукай әсәрләре;
– хәзерге татар шагыйрьләренең шигырьләре.

Яшь категорияләре:
мәктәпкәчә яшь (3-7 яшь);
кече сыйныфлар (1-4нче сыйныфлар),
урта сыйныфлар (5-8нче сыйныфлар),
өлкән сыйныфлар (9-11нче сыйныфлар),
Урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары,
югары уку йортлары студентлары.

Конкурсантлар 2023 елның 10 апреленә кадәр Вконтакте социаль челтәрендә https://vk.com/tukaevskienapevy төркемендә vk.com/video/playlist/-72384761_12 видеоальбомында үзләренеӊ фидеоязмаларын урнаштыралар.
Видеороликның озынлыгы 5 минутка кадәр шәхси чыгышлар; 8 минутка кадәр коллектив чыгышлар. Телефонга төшергәндә экранның горизонталь ориентациясен тотарга кирәк.

Катнашучыларны теркәү https://tukaj.nkat-rb.ru/ адресы буенча башкарыла. Катнашучыга сертификатны һәм җитәкчегә Рәхмәт хатын модерациядән соң ук шәхси кабинеттан күчереп алырга мөмкин.

2023 елның 20 апреленә кадәр килгән эшләргә бәяләмә бирелә, I этап җиңүчеләре билгеләнә. Бу этап җиңүчеләрне видеоматериаллар буенча билгеләүне күздә тота. Конкурска йомгак ясау 2023 елның 26 апрелендә Уфа шәһәрендә узачак.
Конкурс нәтиҗәләре сайтта урнаштырылачак http://nkat-rb.ru/ һәм социаль челтәрдә: https://vk.com/nkatrb конкурс лауреатларына (I, II һәм III урыннар) һәр номинациядә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Нәтиҗәләр барлык телләр буенча ясала.
Конкурста катнашкан өчен 200 сум күләмендә оештыру взносы каралган.
Конкурсны оештыручылар – Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, М.Акмулла исемендәге БДПУ Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, Башкортстан Республикасы халыклар дуслыгы йорты.

Белешмәләр өчен телефон: 8-927-31-99-614 - филология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Хәлиуллина Альбина Габитовна. Электрон почта адресы: tukay_konkurs@mail.ru

Фото: ВКонтакте


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас