+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Рамазановлар да ачуланышкач инде...

Табак-савытлары шалтырап китә икән шул.

Рамазановлар да ачуланышкач инде...
Рамазановлар да ачуланышкач инде...

Бу иҗади парны күпләр ярата. Татарстанда яшәсәләр дә, Зинира Караиделдән булгач, без дә аларны үзебезнеке дип кабул итәбез, бу якларга килсәләр, залларны тутырып куябыз, гөрләтеп кул чабып, рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу көннәрдә Рамазановлар Урал аръягында - Инҗәр, Белорет, Баймак, Сибай, Бөрҗән якларында.

Шушы уңайдан Уфага да сугылганнар. "Туган тел" каналында "Сер итеп кенә" тапшыруында Роза Хәйруллинага гаилә тормышы турында сөйләгәннәр.

Ризат: «Гаиләдә төрле вакыт була инде ул. Киемнәремне үз урынына, яки төреп куймаган өчен эләгә миңа кайбер вакытта. Мин Зинираны, киемнәрне юып кына туздырып бетерәсең, дип ачуланам. Артык чисталык ярата. Шуңа чыга тавыш».

Зинира: «Ләкин без алай ачу саклап йөри торган кешеләр түгел. Тиз арада онытабыз, гафу үтенәбез. Ризат, гомумән, озак вакыт сөйләшмичә йөри алмый. Шаяртып булса да сүз башлый».

Ризат: «Алай да булмаса, Зинира белән йокларга яткач, ул минем аякны азрак кытыкласа, мин шунда ук аны кочаклап алам да үпкәләрне онытабыз».

Кызлар! Белдегезме инде нишләргә кирәклеген?..

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: